«ВТ» проекты: ТУГАН ТЕЛ КЛУБЫ | 1 | Яшәү мохитендә миллилекне ничек булдырырга?

Милли бушлык. «Ватаным Татарстан» редакциясе каршында оешкан «Туган тел» клубының беренче очрашуында шул хакта фикер алыштык. Катнашучылар аның тәэсире турында уйланды һәм бу проблеманы хәл итү юлларын эзләде. «Түгәрәк өстәл»дә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Татарстан мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов, «Sabamendare» остаханәсе осталары, милли дизайнерлар Лилия, Фәрит Вафиннар, шагыйрә Резедә Гобәева, журналист Альберт Шакиров катнашты. «Түгәрәк өстәл»не «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова алып барды. Игътибарыгызга әлеге очрашуда яңгыраган төп фикерләрне җыеп бирәбез.

– Соңгы елларда милли бушлык артамы, кимиме? Аның йогынтысы ни дәрәҗәдә?

Гүзәл Сәгыйтова:

– Без үзебез тудырган ниндидер бер мохиттә яшибез. Шуңа мин Казан мэриясе оештырган, милли мохиткә бәйле проектларның барысына да, әйтик, «Хәрәкәттә – бәрәкәт»кә барып, халык кәефен белешәм. Кемнәр йөри, яшьләр бармы, күпме, бу чаралар турында нәрсә уйлыйлар, файдасын күрәләрме – миңа боларны үзем күреп, үзем төшенү мөһим. Проект без өметләнгәннән дә яхшырак булып чыкты. Проект барган көннәрдә Кабан күле буена бөтен Казан җыелган һәм без барыбыз да бер Казанда кайныйбыз,  барыбыз да туган телдә аралашабыз кебек. Әмма чынбарлык икенче төрлерәк. Әнә шул чынбарлыкны уңай якка үзгәртү өчен, шушындый проектлар күбрәк кирәк. Ул татар телен популярлаштыра, мәдәниятне, фольклорны саклап калуга уңай йогынты ясый. Самарадан килгән бер апа, мәсәлән: «Без Самарада үзебезнең  биюне оныттык, ә сез Казанда халыкка Самара биюен өйрәтәсез», – дип елый-елый рәхмәтен әйтте. Казан Башкарма комитетында эшли башлагач, «Яшьләргә нинди проектлар кирәк, алар нәрсә белән кызыксына, телне, милли үзенчәлекне саклау җәһәтеннән нәрсә эшләп була?» дигән сорауларга җавап эзләп, «түгәрәк өстәл»ләр үткәрдек, тәкъдимнәр җыйдык. Бу проектлар – шуның нәтиҗәсе. Башка милләтләр белән дә эшлибез. Әлеге проектларның үзенчәлеге шул: һәр чара туган телдә алып барыла. Бушлыкны менә шушылай тутырып була, миңа калса. Фикерләү рәвешен үзгәртеп. Милли үзаңны күтәреп. Әле менә шушы арада гына безнең янга башка төбәктән журналистлар килде. Казанда татарча оялмыйча сөйләшкәнгә игътибар иткәннәр. Ә бит күп җирдә туган телне, бу – авыллык, шәһәрләшкәч, русча сөйләшергә кирәк, дип кимсетү бар.

– Милли проектлар белән телгә мәхәббәт уятып буламы?

Айрат Фәйзрахманов:

– Туган телгә мәхәббәт уятып буладыр, әмма без көткән нәтиҗә булырмы? Бу сорау ачык кала. Әйе, Татарстан Республикасында телгә кагылышлы ике зур программа бар. Аның берсе – дәүләт телләре программасы, икенчесе – татар милләтенең этник үзенчәлекләрен үстерү программасы. Әмма программа ул – план, ә стратегия – проблеманы барлап, фәнни нигездә хәл итү юлларын күрсәтү. Безгә әнә шул стратегия җитми. Стратегик эш дөнья күләмендәге тәҗрибәләрне өйрәнеп алып барыла. Ник дигәндә, татар теле проблемасы башка телләрнекенә охшаш. Шулай булгач, Европа тәҗрибәсеннән дә йөз чөерергә кирәкмидер. Мондагы кешеләр, без, бары фикер генә җиткерә алабыз. Ә проблеманы хәл итү юлларын галимнәр аныкларга тиеш. «ВТ»да бу темага язма чыга икән, аңа галимнәр бәя бирергә тиеш.

Телгә мәхәббәтне балачактан тәрбияләргә кирәк. «Апуш» балалар театры – моның иң үтемле чарасы. Хәзер аның филиаллары да шактый. Димәк, «Апуш» көчле хәрәкәткә әйләнеп бара. Ләкин, театр – телне өйрәнүнең бер факультатив чарасы гына. Ә телне саклауда төп чара – мәктәпләр. Мин үзем – Казанда авылсыз, әби-бабайларсыз үскән бала. Шуңа күрә татар телен ул кадәр үк камил белмим. Хәзер телне саклауда «Адымнар» мәктәбен, Казанның 2 нче гимназиясен үрнәк итеп куярга мөмкиндер. Мондый мәктәпләр һәрбер районда булса иде. Татар мәктәпләре турында әти-әниләр белеп торырга тиеш. Чөнки алар бик аз дигән фикер таралган.

– Милли үзаң һәм телне белү – алар ни дәрәҗәдә тәңгәл? Без бары тик татарча сөйләшкән кешене генә татар дип атый алабызмы? Әллә татарча белмәгән, әмма милли үзаңлы кешене дә татар дип үстерергә тиешбезме?

Лилия Вафина:

– Без ирем белән – «Sabamendare» остаханәсе хуҗалары. Мин – Саба кызы, ә ирем Фәрит Казанда үскән, рус мәктәбендә укыган, татарча сөйләшми торган бер егет иде. Хәзерге көндә ул – мин русча сөйләшкәндә дә, татарча җавап бирә торган кеше. Димәк, кешенең күңелендә була икән, нинди генә мохиттә үссә, формалашса да, туган телен өйрәнәчәк. Ул гомер буе полициядә эшләде, лаеклы ялга киткәч, милли мохит турында уйлана башлады. Аның ни дәрәҗәдә татар җанлы кеше булуы безнең эшебездә чагыла. Чигәбез, тегәбез, милли мендәрләр, киемнәр әзерлибез. Ә мин балалар бакчасында 18 ел буе өлкән тәрбияче булып эшләдем. Бу тема миңа бик якын. Балалар бакчасына балалар киләләр, без «әти», «әни» дип өйрәтә башлыйбыз. Районның 93 проценты татар, аралашу гел татарча. Әмма… Бакчадан китү белән, бала телдән читләшә башлый. Чөнки әти-әни балага татар теле кирәкми, русча сөйләшергә кирәк дип, тәрбияне икенче якка бора. Без бу хакта гел уйланабыз һәм шундый фикергә килдек. Тел яшәсен өчен аның модалы, яшьләр арасында популяр булуы кирәк. Шуңа остаханәдә кичләрен яшьләрне җыеп, татарча аралаштырырга тырышабыз. Бу – безнең телне популярлаштыруга кечкенә генә өлешебез.

Фәрит Вафин:

– Татар кем ул: татар телен белүчеме, әллә татар мохитен үстерүгә өлеш кертүчеме? Телне белү беренче урындамы, әллә калебең белән милли җанатар булу мөһимрәкме? Мәсәлән, мин – татарча авыр сөйләшүче, җаны-тәне белән татар дип җан атучы кеше. Безгә милли бизәкле җиһазлар, шул ук мендәрләр, кием-салым, аксессуарлар бик ошый. Һәм без аны модага кертергә тырышабыз. Татар теле – бик матур тел, бай тел. Һәм ул да «модный» булырга тиеш. Инде татар телен өйрәнү турында. Татарча уйлый башлагач кына, мин татарча сөйләшә башладым. Башта фикерләү барышы үзгәрде.

Тел өйрәнү өчен башта ихтыяҗ тудырырга кирәк. Ул телне модага керткәндә генә  туа. Ә инде без белергә тиеш, өйрәнергә тиеш дигән фикер, мәҗбүриләү эшләмәячәк. Авылларда нишләп татарчадан ваз кичәләр, дисез? Чөнки аларга рус теле «модный» тоела. Телне стратегик план төземичә генә модага кертеп булмаячак. Ул план тормышның бөтен өлкәсен колачлар иде. Әйтик, без «КамАЗ» машиналарын төзибез. Ә нишләп шул машина кузовына татарча орнамент кертмәскә? Яңа бина төзелә, фасадына татарча орнамент өстәргә кирәк. Мәктәп формасына да татар элементын өстәргә була. Аңа әллә нәрсә дә кирәкми: ир бала костюмын озынрак итеп тегәсе, кыз бала киемен дә берәр элемент белән бизәргә яки чулпы тәкъдим итәргә була.

Альберт Шакиров:

– Татар телен киләчәккә нинди хәлдә тапшырачакбыз – бу җаваплылык безнең буын өстендә. Әле без соңгы ноктага җитмәдек: телнең кулланылышы, аның мохите алга таба да тараячак. Моны факт буларак кабул итәргә кирәк. Авылларның рус теленә күчүе шаккатырса да… Әтнә районында балалар русча сөйләшсеннәр инде! Гәрчә бу районда рус авылы  булмаса да. Димәк, татар теленең кирәген тапмыйлар. Рус авылы булмаса, анда интернет бар. Ә анда татарча контент булса да, кызыктырырлык түгел. Шуңа күрә без ул ихтыяҗны тудыра алмыйбыз, ә мохитне шул ук проектлар ярдәмендә тудырырга була. Телне «рафинированный» хәлдә булса да киләчәккә тапшырып була. Аның өчен әдәби тел үрнәкләрен Фоат Галимуллин, Илдар Кыямов чыгышларын кинохроника, аудиохроника рәвешендә сакларга һәм таратырга кирәк. Бу эталон була. Миңа калса, аска тәгәрәүдән соң өскә күтәрелеш булачак. Бу вакытка безнең материал әзер булырга тиеш. Тел комиссиясенә бу уңайдан бер фикер: интернетта эшләүче журналистлар, блогерлар проектларына акча бүлеп бирүне караган вакытта, аның нәтиҗәлелегенә, шул ук караулар санына игътибар итмәскә. Интернетта татар мохите булмагач, ул проектларның да караулар саны зур булмаячак.  Алар конкурстан тыш булырга тиеш.

Айрат Фәйзрахманов:

– Монда «мода» сүзе күп яңгырады. Бу тел статусына бәйле. Казанда хәзерге вакытта телгә мөнәсәбәт яхшы, хәтта  мода да бар. Әйе, Казан – аерым дөнья. Саба, Кукмара, Актаныш, Мөслим, башкалар да – аерым дөньялар. Миңа калса, Актанышта телгә мода бар. Ә ни өчен башка районнарда ул мода түгел – моны өйрәнергә кирәк. Географик яктан гына түгел, яшь төркемнәрен дә аерым-аерым өйрәнергә иде.

Һәр халыкта башта элита формалаша. Әмма аннан башка да адымнар бар, ул тәҗрибәләрне өйрәнергә, карарга кирәк. Вак-вак адымнар белән төрле бушлыкларны тутырсак, алга китеш булачак. Әйтик, Чечняда, Якутиядә тел статусы бик югары. Аларда туган телеңне белмисең икән, синең статусың да түбәнрәк.

– Киләчәк өметле булсын өчен нишләргә?

Альберт Шакиров:

– Татар халкы, татар теле саклансын өчен, татар кешесе бай булырга һәм үзе тотынган эшне җиренә җиткереп эшләргә тиеш. ХХ гасырда татар меценатлары, татар байларының мәгариф һәм матбугат системасын тотуы – моңа үрнәк. Шул дәрәҗәгә, һич югы яртысына гына булса да әйләнеп кайта алсак, киләчәктә өмет бар. Механизмнар, стратегияләр әлбәттә кирәк. Ләкин халыктагы пассионарлык та кирәк. Ә ул аерым шәхесләргә бәйле. Бик пассионарлык бар, әмма кесә ягы такыр.

Гүзәл Сәгыйтова:

– Бала күңеленә гаиләдә милли оеткы салынамы, юкмы – алдагы адымнар шуңа бәйле. Әмма без – хәзер шундый әти-әниләр: баланы күрмибез дә диярлек. Шуңа күрә бакчада баланың милли үзаңы формалаша, ныгый. Аннан ул «Апуш – нәниләр» театрына китә. Аннан мәктәп. Шушы һәрбер этапта бала милли даирәгә эләксә, ниндидер өмет була. Тагын шунысы да бар: һәрбер этапта өмет шәхескә бәйле. Әйтик мәктәптә директор татар җанлы булса, анда милли мохит була. Без исә шушы мохитне тудыруда кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышачакбыз.

Резедә Гобәева:

– Бер үк гаиләдә тәрбияләнгән балаларның да тел белү дәрәҗәсе ике төрле. Мин моны үз балаларымнан чыгып әйтәм. Монда күп нәрсә мохиткә бәйле. Миңа калса, милли бушлыкны мохит тудырып кына тутырып була.

Фәрит Вафин:

– Татар халкында яхшы мәгънәдә көнләшү бар. Күршенең йорты бер катлы булса, минеке ике катлы булырга тиеш, капкам күршенекеннән ярты метрга гына булса да биегрәк булырга тиеш, мәсәлән. Бик яхшы сыйфат бу. Шуны ничек тә тел файдасына борырга иде. Әйтик, ул татарча сөйләшә, нишләп мин татарча сөйләшмәскә тиеш?

Чулпан Гарифуллина:

– Киләчәккә планнар корганда, 18–30 яшьлекләр категориясен онытмасак иде. Бездә барысы да бар: «Апуш» та, балалар бакчасы да, мәктәп тә. Әмма минем әлегә боларга ихтыяҗым юк. Татарча контент мәсьәләсенә тукталсак, миңа аның башка төре кирәк. Минем интернеттан татар телендә табибларның, икътисадчыларның чыгышларын тыңлыйсым килә. Әмма алар юк. Минем ихтыяҗым канәгатьләндерелми дигән сүз. Ә бит мин – булачак ана. Татар теле кызыклы булсын өчен, аның кәттәлеген расларга кирәк. Моңа мисаллар күп. Әйтик, шуның берсе: татар телен белсәң, инглиз телен бик тиз өйрәнәчәксең. «О, круто!» диярлек факт бит бу!

Гөлинә Гыймадова әзерләде


Фикер өстәү