Мәктәптә кемнәр бушлай туклана алуын аңлатабыз

– Оныкларым 161 нче мәктәптә укый. Рамил – 3, Ралинә – 8 нче сыйныфта. Әниләре вафат, әтиләре чит илдә яши. Аларны үзем тәрбиялим.  Берсе түләп, икенчесе бушлай туклана. «Икесен дә бушлай ашатыгыз әле», – дигәч, укытучысы, берсенә генә тиеш, диде. Нигә шулай? Менә шушы сорауга ачыклык кертергә булышсагыз иде.

Гөлсара Әхмәтова. Казан

161 нче мәктәпкә шалтыратып, газета укучыбызның үтенечен җиткердек. Мәктәп җитәкчелеге, мәсьәләне ачыклап, хәл итәргә тырышырбыз, диде.

Кемнәр бушлай тукланырга тиеш?  Казан мэриясенең матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, мәктәпләрдә дүрт төркемгә мондый мөмкинлек бирелә.

  1. Барлык башлангыч сыйныф укучылары. Моның өчен бернинди документ та тапшырырга кирәкми.
  2. 2. Сәламәтлеге чикле булган 1–11 сыйныфлары укучылары. Аларны көнгә ике тапкыр бушлай ашату каралган. Бу очракта әти-әниләр мәктәпкә гариза һәм медицина комиссиясе чыгарган карарның күчермәсен тапшырырга тиеш.
  3. Гаиләнең уртача табышы республикада билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән булган 5–11 сыйныф укучылары. Андыйлардан гаилә кереме турында белешмә сорала.
  4. Әтиләре хәрби операциядә катнашучы 1–11 сыйныф укучылары. Аларга ике тапкыр бушлай ашау каралган. Моның өчен әтиләренең яуда булуы турында белешмә китерергә кирәк.

Туклануга бәйле сораулар туганда, 7(843)223-23-80 номеры аша Казан мәгариф идарәсенә шалтыратып, ачыклык кертергә мөмкин.

Җавапны Сәрия Мифтахова әзерләде


Фикер өстәү