Дәүләт Советына үтмәгән сәяси партияләр вәкилләрен парламентта фикер алышырга чакыралар

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы, “Сәяси партияләр турында” Федераль закон нигезендә, Дәүләт Советына үтмәгән сәяси партияләр вәкилләрен “Татарстан Республикасы гражданнарын ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү турында” Татарстан Республикасы законы проектын карап тикшерүдә катнашырга Дәүләт Советының 19 октябрьдә узасы кырык сигезенче утырышына чакыру турында карар кабул итте.

Закон проекты белән Дәүләт Советының рәсми сайтында “Эшчәнлек > Законнар иҗат итү > Закон проектлары” бүлегендә (https://gossov.tatarstan.ru/activity/lawmaking/zakon_project?bill_id=561) танышырга мөмкин.

Сәяси партиянең Дәүләт Советы утырышында катнашуы турында төбәк бүлеге җитәкче органы карарын (партия вәкиленең ФИО күрсәтеп) 2023 елның 17 октябре 18.00 сәгатьтән дә соңга калмыйча Дәүләт Советына (420060, Казан ш., Ирек м., 1 й.) тапшырырга кирәк.

Шулай ук партия вәкиленең югарыда телгә алып үтелгән мәсьәләне караганда фикер алышуда катнашырга (чыгыш вакыты – 10 минутка кадәр) вәкаләтлеме-юкмы икәнен хәбәр итү сорала.

Белешмәләр алу өчен телефон: 267-63-63.


Фикер өстәү