Төрек егетенә кияүгә чыккан Актаныш кызы: «Туебызда 600 кунак булды»

Алты ел буе туган авылы мәктәбендә инглиз теле укытканнан соң, тормышын бөтенләе белән үзгәртергә карар кыла ул. Актанышның Иске Әлем авылында туып-үскән Гөлшат Авзалова ике ел эчендә яшәү урынын гына түгел, фамилиясен дә үзгәртә. Төркиядә күргәннәр, төрек егете белән танышу һәм кавышу, төрек-татар туе – без аннан әнә шулар турында сораштык.

Әлем – Анталья арасы

– Актаныш районының Иске Әлем авылыннан мин, – дип таныштырды Гөлшат үзе белән. – Шунда тудым, шунда үстем, Минзәлә көллиятен тәмамлагач, алты ел авылыбыз мәктәбендә инглиз теле укыттым. Ләкин хыялым турында да онытмадым.

Кечкенәдән география фәненә гашыйк Гөлшат илләр гизәргә ашкына. Минзәләдә укыган чакта ук туризм өлкәсе буенча кичке курсларга йөри. Алты елга ташлап торганнан соң, янә шушы өлкәгә кайтырга була.

– Мин балачакта «Үскәч кем буласың?» дигән сорауга да «Америкага яшәргә китәм», – дип җавап бирә идем. Кечкенәдән сәяхәт итәргә теләдем.  Һөнәремне алыштыруымның тагын бер сәбәбе – чит илдә яшәп карыйсым, кыш айларын җылы якларда уздырасым килү. Аңа кадәр, 2015 елда Гарәп Әмирлекләрендә яшәп караганым бар иде. Ул чакта мин бер татар гаиләсендә татар теле укытучысы булып эшләгән идем. Шуңа читкә чыгып китү әллә ни куркытмады, – дип сөйли Гөлшат.

Казанда туризм буенча янә курслар уза да уйлана башлый.

– 2021 ел иде. Ул чакта бәя буенча иң отышлы вариантларның берсе Төркия булды. Туристлар да күпләп Төркияне сайлый бит. Шулай итеп, тәвәккәлләдем дә Анталья шәһәренә күчендем. Иң элек илне, аның географиясен, андагы тормышны өйрәнәсе иттем. Туристларга отель тәкъдим итеп кенә ятып булмый бит. Үз күзләрем белән күргән урыннарны, матур җирләрне киңәш итәсем килде, – ди ул.

Гөлшат әйтүенчә, ул вакытта Төркиядә яшәү хәйран отышлы, хәтта 300–400 сумга, сумка тутырып, азык-төлек алып кайтып булган.

– Хәзер инде ул бәягә бер-ике кило җиләк-җимеш тияме икән… Ничек кенә булса да, чит илдә яшәү – гаять зур тәҗрибә, – ди әңгәмәдәшебез.

Авзалова-Кая

Төрек сериалларына битараф булган гүзәл затлар аздыр инде ул. Гөлшат та «Ветреный» дип атала торганын карап, ул сериал төшерелгән Мардин шәһәрен барып күрергә хыяллана. Төркиягә күченеп, бераз вакыт узганнан соң, илнең Сүриягә якын өлешенә – әнә шул шәһәргә юл тота.

– Мардин турында аерым бер мәкалә язарлык… Ул яклар, андагы тормыш Төркиянең башка шәһәрләреннән бик нык аерыла. Шунысы кызык: анда бармаган булсам, бәлки, булачак ирем белән танышмаган да булыр идек, – ди Гөлшат. Билгеле, бу урыннан тәфсилләбрәк сөйләвен үтендек. – Фуркан (Гөлшатның тормыш иптәше. – Авт.) табигый ташлардан бизәнү әйберләре ясау белән шөгыльләнә. Ул аларны интернет аша сата. Шулай Мардин шәһәре белән кызыксынып утырганда, социаль челтәрләрнең берсендә геолокациясен куя да минем фотога тап була. Аның сөйләве буенча, бу кыз монда нишләп йөри икән, дип кызыксына һәм миңа язарга була.

Менә шулай танышып, аралашып китә алар. Ул чакта Гөлшат төрек телен начар белә, тәрҗемә итә-итә булса да, уртак тел табалар үзләре.

– Башта бер-беребезне аңлау авыррак булды. Тел мәсьәләсендә генә түгел әле, яшәү рәвешләребез, гореф-гадәтебез шактый аерыла бит. Динебез ислам булса да, икебез ике төрле милләт вәкиле. Дини бәйрәмнәр бик охшаш булса да, башкалары – төрле. Хәзер инде бер-беребезнең гореф-гадәтләрен хөрмәт итәбез. Фуркан нинди дә булса татар ризыгын, яки мин нинди дә булса төрек ризыгын яратмасак та, йөз чөереп утырмыйбыз. Ничек тә уртак фикергә киләбез, – ди Гөлшат.

Безгә кавышу, ягъни өйләнешү тарихлары да кызык, билгеле. Ә ул болайрак булган:

– Бу елның июнь аенда беренче тапкыр икәү бергә Россиягә кайттык. Әти-әнием, туганнарым белән таныштырдым. Шунда ук кыз сорау йоласын да уздырдык. Төрекләрдә кызны егет кеше түгел, аның әти-әнисе сорый. Шуңа бу йола видео аша узды. Әти-әнием ризалык биргәч, уйлаштык та никах укытып китәргә булдык. Никахыбыз Чаллыда узды. Ә язылышу тантанасы Төркиядә булды, – дип сөйләде Гөлшат.

Башта туйлап торасы булмаган яшьләр. Ләкин Төркиядә яшьләрнең кавышуын зурдан кубып уздыру гадәте бар икән.

– Иремнең әти-әнисе дә, туйсыз булмый, дигәч, мәҗлесне 6 октябрьгә билгеләдек. Төркиядә туйлар безнекеннән бик аерыла. Әйтик, монда башта кыз сорау була, аннан соң нишан (ярәшү), кына төне (ночь хны) һәм шулардан соң гына туй үзе. Без кына төне белән туйны берләштердек. Мәҗлесебезгә 600 кеше килде, – ди әңгәмәдәшебез.

Төркиядә туйга барсаң, биемичә кайтмыйсың икән. Гөлшат белән Фурканның да туйлары күбесенчә биюләрдән торган. Төрек-татар туе булгач, үзебезнең татар көйләренә дә биегәннәр. Бүген исә яшьләр туганнары белән ял итә. Ә без аларга бәхет телик!

Кына төне – кәләшнең туган йорты белән хушлашу йоласы ул. Бик борынгыдан безнең көннәргә кадәр сакланган йола. Бу кичне (төнне) кәләшнең иң якын кешеләре – әнисе, апалары, күрше-күлән, булачак ире ягыннан кыз туганнары, иптәш кызлары җыела да, моңсу һәм дәртле җырлар җырлыйлар, бииләр, тәмле ризыклар ашыйлар. Моңсу җырлар башкарганда, кияү ягыннан иң өлкән кыз туганы бүлмәгә кына алып керә һәм кәләш учының эчке ягына сылый. Кәләш исә, учын йодрыкка йомарлый да, булачак каенанасы алтын тәңкә бирмичә, ачмый. Шуннан соң аңа кына сылыйлар. Бу өлеш тәмамланганнан соң, күңел ачулар башлана.

Лилия Гыймазова

 


Фикер өстәү