Дәүләт Советы җирле үзидарә турында федераль закон проектына төзәтмәләр әзерләде

Татарстан Дәүләт Советы «Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» федераль закон проектына төзәтмәләр җибәрергә ниятли. Закон проекты РФ ФҖ Дәүләт Думасы тарафыннан бу елның 25 гыйнварында беренче укылышта кабул ителде. 23 февральгә кадәр закон чыгару инициативасы хокукына ия барлык субъектларның, шул исәптән регионнарның закон чыгару җыелышларының да, төзәтмәләр кертү мөмкинлеге бар. Татарстан Дәүләт Советы шушы хокуктан файдаланачак. Республика парламенты депутатлары тарафыннан эшләнгән төзәтмәләр бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында каралды, дип хәбәр итә республика парламентының матбугат хезмәте.

Россия Федерациясе сенаторы Андрей Клишас һәм Дәүләт Думасы депутаты Павел Крашенинников тарафыннан эшләнгән һәм федераль парламентка кертелгән закон проекты илдә җирле хакимият системасын реформалаштырырга тиеш. Ул җирле үзидарәнең тулысынча бер баскычлы системасына күчүне күздә тота. Документ авторлары күрсәткәнчә, «ул үзгәртелгән Россия Конституциясендә формалаштырылган гавами хакимият системасы бердәмлеге принцибына туры килергә тиеш».

Республиканың җирле үзидарәсендә ничек үзгәрәчәк? Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республикада 956 муниципаль берәмлек исәпләнә (шулардан 2 шәһәр округы, 43 муниципаль район, 39 шәһәр җирлеге, 872 авыл җирлеге). Закон проекты чынбарлыгыннан чыгып, 911 муниципаль берәмлек бетерелергә тиеш. «Шуңа да карамастан, зур кыскарту булмаячак, муниципаль хезмәтнең кадрлар потенциалын без югалтмаячакбыз, чөнки җирле үзидарә органнары төзү күздә тотыла», — дип басым ясады профильле комитет башлыгы.

Депутатлар корпусына килгәндә исә, хәзерге вакытта республикада 7 570 муниципаль депутат эшли. Әлеге институт федераль закон белән бетерелә.

Дәүләт Советы депутатлары федераль закон проектын концептуаль яктан хуплады, әмма документны камилләштерүгә мохтаҗ дип саныйлар. Парламентта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге төзәтмәләр эшләү буенча эшче төркем оештырылды, парламентарийлар закон проекты буенча киң эксперт фикер алышуны оештырды.

«Төзәтмәләр өстендә эшләүдә Президент Аппараты, Дәүләт Советы, республика хакимиятенең башкарма органнары вәкилләре, фән һәм җирле үзидарәнең барлык дәрәҗәләре вәкилләре актив катнашты, федераль закон проекты Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларына җибәрелде», — дип сөйләде Альберт Хәбибуллин. Закон проекты буенча сәяси партияләр вәкилләре белән фикер алышынды.

Дәүләт Советы, эксперт җәмгыяте фикерен исәпкә алып, федераль закон проектына 13 төзәтмә әзерләгән. Гомумән алганда, алар федераль закон проектының 5 главасына кагыла.

Депутатларда иң күп сораулар тудырганы – карала торган Федераль законның үз көченә керүе турында матдә. Закон проекты тарафыннан 2028 елның 1 гыйнварына кадәр күчеш чоры билгеләнә. Күчеш чорында җирлекләрнең, муниципаль районнарның башлыкларын, вәкиллекле органы депутатларын яңадан сайлаулар билгеләнми һәм уздырылмый. Күчеш чоры бетүгә муниципаль округ төзелә. Муниципаль район, шулай ук аның составына кергән җирлекләр бетерелә.

Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, «тормыш бер урында гына тормый», һәм кайбер депутатлар үз вәкаләтләрен вакытыннан алда төгәлләргә мөмкин (мәсәлән, авыру, күчеп килү һ.б.). Мондый хокукый җайга салу җирле үзидарә органнарына өстәмә сайлауларга кагылырга тиеш түгел, дип саный парламентарийлар.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов закон проектының күп регионнарда зур кызыксыну уятуын, төзәтмәләр әзерләнүен билгеләп үтте. «Дәүләт Советы әзерләгән төзәтмәләрдән тыш, Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары да үз тәкъдимнәрен кертәчәк. Федераль дәрәҗәдә аңлатуга Татарстан Президенты һәм Дәүләт Советы Рәисе кушылырга ниятлиләр», — диде Марат Әхмәтов.

Профильле комитет тарафыннан эшләнгән төзәтмәләрне Дәүләт Советының якындагы утырышында караячаклар.

Комитет тарафыннан беренче укылышта җирле үзидарә турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты да әзерләнде. Бүген документ та бүгенге утырышта каралды һәм сессиядә карау өчен тәкъдим ителде.

 


Фикер өстәү