Дмитрий Песков: Кремль Татарстан Дәүләт Советының республика Президенты вазыйфасы атамасын үзгәртүдән баш тартуын исәпкә алачак

Мәскәү Кремлендә республика парламентының Татарстан Президенты вазыйфасын юкка чыгаруга каршы фикере исәпкә алыначак. Әмма бу – фикерләрнең берсе генә, дигән Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

“Закон проектына карата фикер бу. Закон проекты буенча эш кысаларында Россиянең һәр субъектының фикеренә ихтирам белән карыйбыз. Әмма бу – фикерләрнең берсе генә, һәм ул, һичшиксез, әлеге закон проекты буенча эшне дәвам иткәндә исәпкә алыначак, – дип белдергән Кремль вәкиле. – Биредә сүз ниндидер нигезләмәне законлаштыру турында сүз бармый. Нәкъ менә әйтелгән фикер генә бу. Эш барышында башка фикерләрне дә ишетү әйбәт. Алар барысы да исәпкә алыначак».

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Дәүләт Советы депутатлары кичә узган утырышта «Гавами хакимиятнең гомуми принциплары турында» закон проектын хупламады. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исә әлеге документ Россия Конституциясе нормаларына каршы килә дип белдерде. «Югары вазыйфаи затның атамасы үзгәрүдән түгел… Бу закон проекты, Россия Конституциясенең гамәлдәге нормаларын бозып, субъектларның вәкаләтләренә бик нык кагыла, безне бу нормаларны бозарга мәҗбүр итә». Фәрит Мөхәммәтшин аңлатып үткәнчә, закон проекты Дәүләт Думасында беренче укылышта карап тикшерелгәннән соң, документ республика Дәүләт Советына алынып, Татарстан депутатлары аны яңадан караячак. «Республика парламентының бүгенге мөнәсәбәте һәм тәкъдим ителгән закон проектының кире кагылуы аңа җитди үзгәрешләр кертү мөмкинлеге бирәсенә ышанам», – дип билгеләп үтте ул.


Фикер өстәү