Татарстанның бер районында карантин игълан ителде

Алабугада котыру авыруы таралу сәбәпле, карантин кертелгән. Зарарлану очрагы Азин урамындагы шәхси хуҗалыкта ачыкланган.

Алабугада котыру авыруы буенча карантин игълан ителде, диелгән Татарстан хөкүмәте указында.

Авыру Азин урамындагы шәхси ярдәмче хуҗалык территориясендә табылган. Хәзер биредә авыруга бирешүчән хайваннарны дәвалау, шулай ук чит кешеләрне, прививка кадатылмаган хайваннарны кертү тыела.
Карантин авыруда шикләнелгән соңгы хайванны суеп 60 календарь көн үткәннән соң һәм соңгы авыру хайван үләксәсе юк ителгәннән соң гамәлдән чыгарылачак.


Фикер өстәү