Сыерларда сирәк очрый торган авыру таралу сәбәпле, Татарстанның 30га якын авылында карантин кертелде

Татарстан авылларына малда сирәк очрый торган бик хәтәр йогышлы авыру – төенле дерматит авыруы килеп чыгу аркасында карантин кертелгән.

“Мөгезле эре терлекнең йогышлы төенле дерматиттан авыруы сәбәпле чир куркынычы янаган территорияләрдә чикләү чараларын (карантин) билгеләргә”, – диелә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указында.

Сарман районы Югары Чыршылы авылында 2 шәхси хуҗалыкта чир табылган. Шуңа күрә Югары Чыршылыдан 10 чакрым радиуста урнашкан 28 авылга: Сарман районының Түбән Чыршылы, Языково, Ләке, Фермы Саукле, Петровский Завод, Дружба, Пробуждение, Мостафа, Чукмарлы, Юлтимер, Шыгай, Усай, Янурыс, Нарат-Асты, Дүмәй Тарлавы, Азалак, Олы Нөркәй, Куктау авылларына, Зәй районының Зичәбаш, Кабан Бастырык, Дурт Мунча, Тукай районының Таулык, Яңа Бүләк, Күктәк Мирсәет, Иске Келәнче, Кызыл Байрак, Байбүләк, Иске Дөреш авылларынаа чир куркынычы янау сәбәпле карантин кертелгән.

Карантинлы зонага төенле дерматиттан прививка ясатылмаган мал кертү тыела. Бары тик сую өчен генә малны чыгару рөхсәт ителә. Шулай ук малларга бәйле ярминкәләр, күргәзмә һәм башка чаралар үткәрү тыела.

Төенле дерматит – сыерларда һәм башка төрле имезүче вак хайваннарда очрый торган хәтәр йогышлы авыру. Вирус кешегә янамый. Россиядә бу чирнең 2015 елдан бирле ачыкланганы булмаган. 2018 елда Көньяк Осетиядә, Самара һәм Курган өлкәләрендә чир очраклары теркәлгән.


Фикер өстәү