Дмитрий Песков Татарстан Президенты атамасын алыштыру турында карарга ихтирамлы булырга чакырган

Татарстан Президенты вазыйфасы атамасын үзгәртү турында карар законнар чыгару органы тарафыннан кабул ителде. Моңа ихтирамлы булырга кирәк, дип белдергән Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков.

“Бу – законнар чыгару органы карары. Аңа ихтирам белән карарга мөмкин”, – дип билгеләп үткән Россия Президенты матбугат секретаре.

Исегезгә төшерәбез: 2025 елдан Татарстан Президенты вазыйфасы “Татарстан Республикасы Башлыгы – Татарстан Республикасы Рәисе” дип аталачак. Әлеге карар Дәүләт Советының 39 нчы утырышында кабул ителде. Аны депутатлар гына түгел, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың Беренче Президенты, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә хуплады.


Фикер өстәү