Мәдәният институты “Россия Чыршылары” проекты кысасында үз чыршыларын тәкъдим итте

Быел Казан дәүләт мәдәният институты федераль дәрәҗәдә уздырыла торган “Россия чыршылары” иҗтимагый проектына кушылды. Милли төсмердә бизәлгән “Татарстан Чыршылары”н Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында тәкъдим иттеләр.

Казан дәүләт мәдәният институты студентлары һәм Татарстан осталары үзенчәлекле җиде Яңа ел композициясе төзегән. Ул республиканың борынгы кәсепчелек традицияләрен чагылдырган эшләнмәләрдән тора.  

– Бу чараның Россия халыкларының мәдәни мирасы елында һәм республикада игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы алдыннан узуы бик әһәмиятле. Безнең искиткеч матур чыршылар халыкларыбызның милли традицияләрен саклый, — ди мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева. – Без вакыт белән бергә атлыйбыз. Вуз системасында икътисадның реаль секторы белән эшләүгә басым ясыйбыз. Безнең студентлар һөнәрчелек белән шөгыльләнә. Тегү, текстиль, керамика – гомумән, кулдан нәрсә ясап була, барысын да эшлиләр. “Россия чыршылары” федераль проектына эләгү – безнең өчен зур дәрәҗә. “Татарстан чыршылары” инде илнең күп кенә шәһәрләрендә тәкъдим ителде.

“Россия чыршылары” проекты авторы Георгий Ростовщиков фикеренчә, халык һөнәрчелеге белән бай мәдәни мирасны дөрес куллану бик мөһим.  

– Чыршы – ул Яңа елның төп символы һәм, минемчә, милли үзаң һәм мәдәни кодны җиткерү өчен мөмкинлек тә, — диде ул.

Татарстанның мәдәният министры урынбасары Юлия Әдһәмова да эшнең дәвамлы булуын теләде.

– Яңа ел ул – әкият, могҗизаларга ышану вакыты. Чыршыны без буыннан-буынга күчә торган уенчыклар белән бизибез. Ә инде күңел җылысын кушып кулдан ясалган уенчыклар аерым бер символик мәгънәгә ия, — диде министр урынбасары.

Халык сәнгать һөнәрләре эшләнмәләре белән бизәлгән Яңа ел чыршылары республика һәм шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләрендә, сәүдә комплексларында урнаштырылачак.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү