Яңа ел бәйрәмнәрендә муниципаль парковкалардан бушлай файдаланырга мөмкин булачак

Казанда 2023 елда муниципаль парковкаларның бушка эшләячәк көннәрен билгеләделәр. Шәһәр Башкарма комитетының тиешле карары Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы.

Транспорт чараларын парковка урыннарында урнаштырган өчен автомобильчеләрдән бәйрәм көннәрендә һәм бәйрәм көннәрен күчерүгә бәйле ял көннәрендә түләү алынмаячак: 2нче гыйнвардан 6 сына кадәр; 23нче һәм 24нче февраль; 8нче март; 1нче, 8нче һәм 9нчы май; 12нче июнь; 30нчы август; 6нчы ноябрь.

Шәһәр халкы һәм кунаклары Татарстан Президенты указы белән билгеләнә торган Ураза һәм Корбан Гаете көннәрендә урам-юл челтәре буенда урнашкан муниципаль парковкалардан бушлай файдалана алачак.

Быелдан башлап казанлылар муниципаль парковкалардан якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә генә түгел, шимбә көннәрендә дә бушлай файдалана ала. Эш көннәрендә түләү 8:00дән 19:00гә кадәр алына.

 


Фикер өстәү