Уразаның кайчан башланып, кайчан тәмамланачагы һәм фитыр сәдакасы күләме билгеле булды

Быел Татарстанда Ураза 2 апрельдән 1 майга кадәр дәвам итәчәк. Ураза гаете 2 май көнне була. Әлеге карар Татарстан Диния нәзарәтенең казыйлар Советы утырышында кабул ителде.

1нче апрельдә ястү намазыннан соң беренче тәравих намазы укыла, 2нче апрель (шимбә) – уразаның беренче көне. 30нчы апрельдә – соңгы тәравих намазы, 1нче майда (якшәмбе) – уразаның соңгы көне, 2нче майда – Ураза бәйрәме.

Утырыш барышында нисаб, фитыр һәм фидия сәдакалары күләмнәре билгеләнде. Дин әһелләре зәкят түләү өчен нисабны 620 000 сум күләмендә билгеләде (алтын буенча). Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 58 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасының минималь күләме – 150 сум, ә зәкят чыгару мөмкинлеге булганнарга 800 сум итеп түләргә тәкъдим ителә. Моннан тыш, сәламәтлек торышына бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 300 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Тәравих намазы барлык мәчетләрдә 20 рәкәгать итеп укыла.

Белешмә

Фидия – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасы түләргә тиеш була. Фидия акчалата түләнергә мөмкин.

Фитыр сәдакасы бирү — һәр мөселманга да вәҗиб гамәл. Фитыр сәдакасы мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасын мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә.


Фикер өстәү