Корбан чалу урыннары һәм тәртипләре билгеле булды

2020 елның 31 июлендә бөтен дөнья мөселманнары төп ислам бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәмен (яки Гыйд әл-адха) каршы алачак. Ел саен ул Зөлхиҗҗә аеның  10-нчы көнендә билгеләп үтелә. Шулай итеп, 2020 елда Корбан бәйрәме 31-нче июльгә туры килә, дип хәбәр итә dumrt.ru.

Казан һәм Татарстан мәчетләрендә 31-нче июль көнне бәйрәм намазын уку өчен мәчетләргә иртәнге 3.30 сәгатькә җыелырга тәкъдим ителә. Бу вакытта Коръәннән аятьләр укырга керешәчәкләр. Сәгать 3.45-тә Корбан гаете вәгазьләре башланачак. Ә гает намазы сәгать 4.15-кә билгеләнгән. Сәгать иртәнге 4.30-дан корбан чала башларга мөмкин. Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы карары белән корбан чалу өчен нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 16 000 сумны тәшкил итә. Дөньякүләм пандемия – коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу максатыннан, гает намазларын мөмкин булганча ачык һавада оештыру мөмкинлеген карау сорала. Корбан гаете чараларын оештырганда һәм корбанлык итләрен өләшкәндә COVID-19 таралуны булдырмау өчен, Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чараларны да үтәү таләп ителә: мәчетләргә бары битлек (яисә респиратор), перчатка, шәхси намазлык белән генә керү мөмкин, намаз 1,5 метр аралыкны саклап укылачак.

Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк һәм махсус корбан чалу урыннарында өч көн дәвам итәчәк. Пандемия аркасында, республиканың зур шәһәрләрендә корбан чалу урыннары исемлеге кыскарды. Корбан чалырга теләүчеләр аны махсус билгеләнгән мәйданчыкларда (исемлеккә өстәмәләр кертелергә мөмкин) яки шәхси хуҗалыкларда башкара ала.

Казанда корбан чалу 15 мәйданчыкта башкарылачак:

«Казан Нуры» Фатыйх Әмирхан ур., 3

523-16-55

«Салихҗан» Бестужев ур., 66а

513-66-50

«Әл-Мәрҗани» Каюм Насыйри ур., 17

293-36-86

«Гадел» Оренбург проезды, 193

269-50-37

«Ризван» Хөсәин Мәүлетов ур., 48а

224-38-47

«Апанай» Каюм Насыйри ур., 27

293-42-92

«Тынычлык» Мелитопольская ур., 15 (Тынычлык)

266-34-04

Бертуган Петряевлар урамындагы комплекс Бертуган Петряевлар урамы
9. «Рамазан» Окольная урамы, 25б 260-03-13
10. «Мәүлид» Селянская урамы, 23 (Залесный)
11. «Коддус» Яснополянский тыкрыгы, 16 (Карьер)

+7 937 776-07-74

12. «Иман Нуры» Дорожная урамы, 32а (Нагорный)

+7 919 691-19-81

13. «Фатиха» (Кадыш мәчете) Рихард Зорге урамы, 2а, (Кадыш)

+7 927 245-66-72

14. «Рәҗәп» Энгельс урамы, 20
15. «Сөләйман» Ютазы урамы, 8а к1

512-03-77

Шәһәр Адрес, телефон
1. Яшел үзән Гоголь урамы, 19

+7 843 714-08-86

2. Чистай Нариман урамы, 74
3. Чистай Мичурин урамы, 10Б
4. Актаныш Дорожная урамы, 46

+7937 578-72-02

5. Питрәч Казанская урамы, 4

+7902 715-42-52

6. Лениногорск Набережная урамы, 26

+7919 693-59-93

7. Алабуга Тынычлык проспекты, 2

+7 917 903-62-69

+7 855 573-89-09

8. Баулы Татарстан, 1а

5-93-85

9. Арча Иске Айван авылы, Школьная урамы, 1А

+7927 441-81-77

10 Югары Ослан Моркваши авылының мәчете
11. Азнакай Мәрҗани ур., 41
12. Зәй Вокзал ур., 3
13. Балтач «Водстой», И.Сәлахов ур., 6
14. Менделеевск Гунин ур., «Корпов» заводы каршында
15. Чирмешән Химиков ур., 2
16. Лаеш  Сокуры, Покровская ур., 1
17. Лаеш Габишево бистәсе мәчете
18. Лаеш Комлы Кавал мәчете

Фикер өстәү