3 улы да авылда төпләнеп калган Маһинур әби: «Балаларымның тату, бәхетле яшәвенә сөенәм»

Маһинур әби иртән уяна да, догалар укып, балаларына, оныкларына исәнлек сорый. Һәрберсен күзалдыннан кичерә, уйлары белән ире Хәмит бабайны искә ала. “Ходайга шөкер, һәрбер баламның үз тормышы, гаиләләре, сабыйлары бар. Барысы да туган авыл —  кендек каны тамган авылда төпләнеп калды.  Кечкенәдән әтиләре янында эшкә өйрәнеп үскән өч улым,   бер-берсенә ярдәм итеп, тату гына гомер кичерәләр. Әтиләре исән чакта пай җирләрен эшкәртергә дип хыяллана иде. Менә улларым бу хыялны тормышка ашырдылар. Исән булса,  балалары белән горурланыр, бүген ирешкән уңышларына шаккатыр иде”,  -дип сөенә ул.

Илсур Мансур, Илфат Шәмсетдиновлар — абыйлы-энеле өч бертуган Юлсубино авылында төпләнеп яшәп калганнар.  Хәмит бабай колхозда механизатор, аннары бригадир булып эшләгән. Агач эшенә дә оста булган. Үзләре өчен өстәл, урындыклар ясаган. Уллары аның янәшәсендә булышып, эшкә өйрәнгән. Хәмит бабай өч малаена  техника серләрен дә өйрәтеп калдырган.

Илсур белән Тәнзилә

Илсур абый —  иң өлкәне,  ике энесе өчен терәк, киңәшче. Май  чүлмәге тышыннан билгеле, диләр. Аларның  йорты әллә каян күренеп, матурлыгы, төзеклеге белән җәлеп итә. Калайдан бизәкләп эшләнгән тәрәзә яңаклары, өй кыеклары, капкалар күз явын алырлык. Без килгәндә хатыны Тәнзилә апа белән  калайга бизәкләр төшерәләр иде. “Минем хатын бик уңган,  бергәләп эшлибез, мин рәсемне сызам, ә Тәнзилә кисә”,- ди  Илсур абый. “Элегрәк тәрәзә яңакларын агачтан ясый иде ул. Менә калайдан да эшләргә өйрәнде. Мин дә кызыксынам, булышам. Бергә эшләп тапкан мал кадерле була,  эш тә тизрәк бара”,-  дип сүзгә кушылды Тәнзилә апа. Кыр, бакча  эшләре кимегәч кенә тотына алар бу эшкә.  Юлсубиноның үзеннән, күрше авыллардан, район үзәге, хәтта Чистай, Казан шәһәрләреннән дә заказлар килеп тора икән.

Яздан кыр эшләренә тотыналар. Өч бертуган үзләренең һәм сатып алган пай җирләрен эшкәртәләр. Печән, икмәк үстерәләр. “Өчебезгә бергә җайланмалары белән биш тракторыбыз, бер комбайныбыз бар. Бердәм булганда таулар күчерергә була. Без дә шулай җайлы гына эшлибез”,-ди Илсур абый. Абзар тутырып мал асрыйлар.   “Шәһәр кызы булсам да,  мал карарга яратам. Сыер саварга аппарат алдык. Алай эш күпкә җиңелләшә. Сөт, ит сатабыз.  Авыл җирендә тормыш итүне җиңел димәс идем. Әмма тырышкан, ялкауланмаган кеше үз максатына ирешә ала”, — ди Тәнзилә апа.

Эшләре дә, тормышлары да көйле бара аларның, күз генә тимәсен.  Каенана һәм килендәшләре белән  дус-тату яшиләр.  Олы кызлары Ләйсән — Казанда, уллары Илһам  сигезенче сыйныфта укый.

Мансур белән Гөлчәчәк

Өйдә камыр ризыгы исе таралган. Хуҗабикә өчпочмаклар пешергән икән. “Тәмле итеп пешерергә каенанам өйрәтте. Төшке ашта гаиләмне сыйлыйм әле дип нтятләгән идем”, — дип каршы алды ул безне. “Ирем бик әйбәт, эшчән. Кияүгә мәктәпне бетергәч үк чыктым. Каенатам белән каенанам  бик төпле,  акыллы булдылар. Өч бармакның кайсын тешләсәң дә авырта, шуның кебек безгә балаларның һәрберсе дә якын, бертигез, үзара дус-тату яшәгез, дип әйтә торган иде әти. Гомер буена аларның киңәшеннән чыкмадык. Балаларыбызга да шундый тәрбия бирергә тырышабыз. Туганнарның кайсына гына барсак та,  ачык йөз белән каршы алалар. Безгә дә кунакка киләләр. Мин килендәшләремне бертуганым итеп кабул итәм. Каенанам да үз әнием кебек. Алга таба да Ходай шулай тату яшәргә язсын”, — дип  таныштырды ул үзләре белән.

Гаилә коргач,  читкә китеп яшәп караганнар. Ләкин туган җир үзенә тарта аларны.   Төп нигездән ерак түгел бер йорт сатып алып, матур гына яшәп китәләр. Күпләп Мал-туар күпләп асрыйлар. Бакча тутырып,  яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр.  “Туганнар белән бер авылда яшәү рәхәт. Бер-беребезгә терәк. Күмәк эшләрне бергә башкарабыз. Бәйрәмнәрдә дә бергә җыелабыз. Авылда да менә дигән итеп яшәргә була”, — ди гаилә башлыгы. Уллары да әтиләре  янәшәсендә эшкә өйрәнеп үсәләр. Олысы Альберт район агротехник техникумында белем ала. Муса дүртенче сыйныфта укый. Альбертны,  укып бетергәч,  районда калдырырга исәпләре. Трактор-машинист белгечлеге бүген кирәкле һөнәр, аңа сорау күп.

Илфат белән Айсылу

Төпчек малай төп нигездә калган.   Маһинур әби алар тәрбиясендә яши.   “Мин Күгәрчен авылыннан. Кечкенәдән шәл бәйләргә өйрәнеп үстем. Бирегә килгәч,  каенанам бияләй, оекбаш бәйләргә, ашарга пешерергә өйрәтте. Бер авыр сүз дә әйткәне юк. Бер-беребезне аңлап яшибез”,- дип сөйли Айсылу. “Кырда язгы эшләр башлангач,  өйгә кунарга гына кайтам. Бу вакытта тормыш алып бару хатын җилкәсенә төшә. Үзебезнең кырда эшләр кимеп торган арада авылдашларга, күрше авылларга да техника белән ярдәм итәм. Кирәк икән,   бакча сукалыйм, печән төргәкләп, алып кайтып бирәм”, — дип сүзгә кушылды Илфат.   Ике бала үстерә алар. Мәдинә өченче класста укый, Ильяска — биш яшь.  Балаларны барларга, тәрбияләргә Маһинур әби ярдәм итә, өйдә йозак булып тора әле ул. “Балаларның тату, бәхетле яшәүләренә сөенәм. Мине дә хөрмәтләп яшиләр. Барасым килгән җиргә алып баралар, алып кайталар. Киленнәрем уңган, эштән курыкмыйлар. Барчабызга да исәнлек-саулык бирсен. Бүгенге бәхетле картлык өчен Ходайга шөкерана кылам”,- ди Маһинур әби.

Гөлназ Зарипова.

Балык Бистәсе


Фикер өстәү