61 ел бергә яшәгән Шәриповлар: «Арабызга хыянәт кермәде»

61 ел бергә яшәгән Шәриповлар озак яшәү серен бер-берсен хөрмәт итеп яшәүдә күрә.

«Шакирҗанны яшен суккан!» Бу хәбәр 45 хуҗалыклы Түбән Шубанның астын-өскә китерә. Олысы-кечесе Шакирҗаннарга – авылның Дүче башына йөгерә. Барысының да кулында көрәкләр. Алар арасында Гөлирам да була. Тик ул чакта кыз әле берничә елдан шушы егетнең үзе өчен бик якын кешегә әйләнәсен белми.

…Унҗиде-унсигез яшьләрдәге Шакирҗанда яшәү билгесе калмаган була. Аны бакчага алып чыгып… күмәләр. Әле өч таза бәдәнле ир-ат өстенә менеп тә утыра. Тәне балчыкка әйбәтләп тиеп торсын, «яшене җиргә күчсен» өчен. Фән бу алымның ялгыш булуын расласа да, Шакирҗан исән кала. «Кинәт аңына килде дә, өстендәге әзмәвердәй өч ир-атны, балчыкларны як-якка селтәп атып, сикереп торды, анда әллә нинди көч барлыкка килгән иде, үзен кая куярга белмәде. Аннан аңа кара сыер сөте эчерделәр дә больницага алып төшеп киттеләр. Анда да озак яткырмадылар», – дип искә ала ул көннәрне Гөлирам апа.

– Безнең өй чишмә буенда иде. Кинәт бик каты яңгыр ява башлады, чит кешеләр дә безгә керде. Яшен сукканда өйдә кеше күп иде. Мин морҗа буенда идем, пешмәгәнмен, уң якка бик нык бәргән иде. Ул чакта зыяны беленмәсә дә, еллар үткәч, үзен шактый сиздерде. Ул яшен бик тә могҗизалы булды: бишектәге туганыма берни булмаган, авылдаш малайның аяк киеме эчендә бармагы пешкән иде, өй янмады, түбә юк, морҗа тетелеп беткән… – ул өйдә яшәрлек булмады инде. Буш торган конторга күчендек, – дип сөйли Шаркирҗан абый.

Бүген инде Гөлирам һәм Шакирҗан Шәриповлар – Балтач районының Түбән Шубан авылындагы иң өлкән, хөрмәтле кешеләреннән. 61 ел тату, тигез гомер кичереп, бүген уллары һәм киленнәре тәрбиясендә бәхетле картлык кичерәләр. Хәтерләре, аң-зиһеннәре сөбханаллаһ дип әйтерлек. Авылның элеккесен дә, хәзергесен дә бик әйбәт беләләр. Алар белән үткәннәргә «кайтып килдек».

– Клубка Югары Шубанга менә идек. Кызлар бергә кайтабыз. Арттан егетләр куып җитә дә, кемне ошата, шуны озата бара. 1959 ел иде. Безне Шакирҗан куып җитте, сөйләшә киттек һәм шуннан очраша башладык, – дип искә ала Гөлирам апа. – Шул елның 27 декабрендә мине Югары Шубан клубына мөдир итеп куйдылар. Ике еллап эшләгәч, егерме бер яшемдә тормышка чыктым. Хәзерге кебек туйлап түгел инде, эштән ат арбасына утырып, Шакирҗаннарга кайттым. Өйдә әни белән әби генә калды. Ярый әле квартирантыбыз бар иде. Шуңа ышанып киткәнмендер инде. Шакирҗан гомер буе әниләрдәге бөтен ир-ат эшен эшләп, аларга бик күп кадер-хөрмәт күрсәтте. Әни аңа бик рәхмәтле булды, соңгы сүзе дә «кияүгә каршы эндәшмә» булды.

Күкрәк баласы белән тол калган (ире 1942 елда Смоленск тирәсендә һәлак булган), ялгыз башка тормыш итүнең бар михнәтен татыган әни кешенең соңгы сулышында да киявенә булган хөрмәтен-рәхмәтен белдерүе гаҗәп түгел. «Әни әтине гомере буе көтте. Үләр вакыты җиткәч кенә өмете өзелде. «Теге» якта калгандыр, өйләнгәндер, балалар ияртеп кайтып керер күк тоела, дип тә әйткәне булды, миннән кача-поса гына:

«Иии, күгәрчен, гөрли-гөрли

Шушымы китүләрең.

Кавыша алмадык, бушка булды

Тилмереп көтүләрем», –

дип җырлаганы да йөрәгемә уелып калды»…

Шакирҗан да – әтисез үскән бала, ятимлек аларны бер-берсенә бик тә якынайта. Гөлирам бу гаиләгә җиденче кеше булып килеп керә. «Әни дә, апайлары, балалар да мине бик якын итеп каршы алдылар, бик килешеп, тату яшәдек», – дип искә ала ул елларны.

Гомер буе клуб-китапханәдә эшли Гөлирам апа. Үз авылларында да, башка авылга йөреп тә эшләргә туры килә. Ул чорда мәдәният хезмәткәрләре өстенә бик күп җәмәгать эшләре йөкләнә. Гөлирамга да берсе өстенә берсен кушып кына торалар: агитатор, стена газетасы редакторы, агитколлектив җитәкчесе, ревкомиссия рәисе… Барысын да булдырып эшли ул, «Мактаулы агитатор» булып, кыйммәтле бүләккә дә ия була.

Шакирҗан абый – йортта бердәнбер ир-ат заты булып, бала чактан авырлык күреп үскән кеше. «Унике яшьтә урман кисәргә җибәрделәр, безгә ничек ат ышанып тапшырдылар икән?» – дип аптырый ул бүген. Унике яшьлек малай-шалай ничек урман кисә алсын инде, дип аптырамый, әнә шулай, ничек атны ышанып тапшырдылар икән, ди. Гомер буе тыныч кына, алдына карап эшләгән егетне кайда эшләсә дә, бик яраталар. КЗС, АВМнар әле колхоз тормышына яңа килеп кергән чорда, аларны аңа ышанып тапшыралар. Фермада ат белән дә эшли, гаражда слесарь булып та күп еллар техникаларга икенче сулыш өрә.

– Мин аңа бик рәхмәтле, – ди Гөлирам апа. – Гомере буе хөрмәтләп яшәде.  Көнләшмәде. Мин бит гел кеше арасында йөрдем, кичләрен дә эшләргә туры килде. Арабызга хыянәт кермәде. Гел гаиләсе өчен, безне кайгыртып яшәде.  Шушылай озак еллар бергә яшәвебезнең, тигез картаюыбызның сере дә әнә шунда. Мин хастаханәдә авырып ятканда, ковид дип, балаларны сакларга кертмәделәр, «ничек тикшеренергә кушсагыз, шулай тикшеренәм, карчыгым янына кертегез», – дип өзгәләнгәч, аны керттеләр, 87 яшендә мине саклап ятты әле ул… Юкса үзе дә – 2008 елда инфаркт кичергән кеше бит…

Шакирҗан абый да бик рәхмәтле җәмәгатенә. Кычкырып әйтмәсә дә, күзләре тулы наз аның. Матур булып картая алуында кадер-хөрмәттә яшәткән карчыгының да өлеше бихисап лабаса. Шакирҗаны каты авырып киткәч, әнә Гөлирам апа әбисе өйрәткән догаларны исенә төшерә, намазга баса.

Гөлирам апа һәм Шакирҗан абый берсеннән-берсе тырыш, тәртипле өч бала тәрбияләп үстерәләр. Өчесе дә Шубанда. Кызлары Ләйсән гаиләсе белән күрше авылда яшәсә, Шәүкәтләре юл аркылы гына. Башта өлкәннәр күп еллар алар белән яши. «Анда да бик кадер-хөрмәттә яшәдек, Аллаһка шөкер, – ди Гөлирам апа. – Киленебез Лилия – укытучы. Бик тырышып, күп итеп мал-туар асрап яшиләр. Моннан дүрт ел элек Шакирҗанның әнисенең энесе белән хатыны аларга күченеп кайтты да, дүрт олы кешене карау кыен булыр дип, без Җәүдәтләргә күчендек. Хатыны сукыр, абыебыз үзе инсульттан соң иде. Ике ел тәрбияләп, кадерләп соңгы юлга озаттылар. Юл аркылы гына булгач, гел аралашып яшибез. Алар да, Ләйсәнебез гаиләсе дә хәлебезне сорап кына тора… Җәүдәт белән Инзилә дә бик кадерли. Инзилә, безне карыйм дип, эштән дә туктады, «Нәрсә кирәк?» – дип сорап кына тора. Без бик бәхетле, Аллаһка шөкер», – ди Гөлирам апа. Шакирҗан абый исә, канәгать елмаеп, аның һәр сүзен җөпләп, баш кага…

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү