Алар өчен монда эшләүче апалар һәм абыйлар булдыра алганның барысын да эшли чөнки. Нинди генә халәттә булсалар да, ятим калган инвалид балалар мәхәббәтнең, яратуның, чисталыкның, матур мөнәсәбәтләрнең ни икәнен белеп яши. Быел бу йортның эшли башлавына – 50 ел.
«Монда сез кирәк...»
Бу йорт турында элегрәк әйтелгән тискәре сүзләр колагыма кереп калган. Шуңа күрә бусагасын атлап кергәндә, күңелдә ниндидер шик бар иде. Тик ялгышканмын. Бүген киресенчә, һәр почмактан яктылык, җылылык сирпелеп тора. Балаларның хәтта бик авыру дигәннәре дә елмаеп каршы ала, исәнләшәләр, аралашырга тырышалар, тәртип, ихтирам кебек сыйфатларны сеңдергәннәре әллә кайдан күренә.
– Мин бу йортка дүрт ел элек, 32 ел буена балалар бакчасын җитәкләгәннән соң, 50 яшемдә килдем, – ди директор Резеда Гайнетдинова. – Бакчабыз алдынгы урында, бернинди проблема да юк иде. Рәхәтләнеп эшлә генә. Шуңа күрәдер инде, күпләр бу адымымны аңлый да алмады. Бервакыт шулай бу йортка бер танышым кереп чыккан. Балаларны кызганып, бик сөмсере коелып кайткан моның. Кабинетка керде дә бертуктаусыз сөйләде дә сөйләде, ахыр чиктә сүзен: «Резеда ханым, анда сез кирәк», – дип төгәлләде. Башкалар да: «Синнән була ул», – дип үсендергән булдылар. Аңа кадәр бу йорт турында ишетә генә белә идем. Ниндидер ышаныч тоеп, кирәклегемне аңлап, йөрәгем кушуы буенча килдем мин монда. Яшермим, беренче елда читенрәк булды, әмма үкенмәдем. Эш авырлыкта гына да түгел иде, балаларны ничек бар шулай кабул итәргә шактый вакыт кирәк булды. Үзләре акыл ягыннан да зәгыйфь, инвалидлар, тома ятимнәр бит. Тора-бара ияләштем. Бик яратам үзләрен. Иң мөһиме: алар да мине якын күрә. Монысы тагын да әһәмиятлерәк. Без бу йортта бик зур бер гаилә кебек яшибез. «Безнең өй» дип кенә сөйләшәбез. Килгәч тә, коллективны алыштыру турында хәтта уйлап та карамадым, чөнки монда теләсә кем эшли алмый. Зур йөрәкле, нык кешеләр генә булдыра ала. Шуңа күрә эшләргә теләк белдергән кешегә дә үзен сынап карар өчен 3–4 көн вакыт бирәбез. Кайберләре бер әйләнеп чыгуга: «Бу эш минеке түгел икән», – дип китеп бара. Озак уйланып йөргәннән соң кире кайтучылар да юк түгел. Андыйлар инде гомерлеккә кала.

Бездә, бик аз булса да, әтиле-әниле балалар да бар. Кайберләре сабыйларын елый-елый калдырып китә. «Калдырмасын, үзе тәрбияләсен», – диючеләр дә булыр. Әмма мин аларны гаепли алмыйм. Авырулары бик көчле булып, сәламәт кешеләрдән нык аерылып торган балаларның үзләренә дә, тәрбия кылучыларга да бик читен. Үз ишләре янында булганда, бала кимчелекләрен җиңелрәк кичерә, шуңа күрә аларга бездә рәхәтрәк. Кайбер әти-әниләр килеп йөри, күчтәнәчләр китерә, ялларга үзләре белән алып китә. Үз дөньясына бала бик тиз ияләшә, китмим дип, әти-әнисенә ябышып, елап тормыйлар. Алар өчен интернат – туган өйләре.
«Китә алмадым»
Бүген хуҗалык эшләрен кайгыртучы Ленар Сөнгатуллин заманында тәрбияче булып эшләгән. Ир-атлар арасында сирәк күренеш бит. Сүземне дә шуннан башладым.
– Педагогик белем алгач, диплом алырга өлгермәгән идем әле, – дип искә төшерде ул. – Бер туганым: «Әйдә, бездә эшләп кара», – дигәч, кызыксынып кына килгән идем һәм... китә алмадым. Дүрт ел тәрбияче булып эшләдем, аннан хуҗалык эшләре буенча урынбасар урыны тәкъдим иттеләр. Резеда ханым эшли башлагач: «Интернатның эчен дә, тышын да тәртипкә китерергә кирәк», – диде. Күптән күңелдә йөрткән хыялларымны тормышка ашырырга мөмкинлекләр булыр, дип шатландым.
Эшебезне ремонттан башлап җибәрдек. Килеп керешкә кәефне төшерә торган соры төсләрне күңелне күтәрә, тынычлык өсти торган буяларга алыштырдык. Йортыбыз яктырып китте. Үзләрен өйдәге кебек хис итсеннәр дип, һәр бүлектә ятакларны төрледән-төрле итеп, балаларның авыруларына яраклаштырып ясадык. Бәдрәф, юыну бүлмәләре дә өйдәге кебек, плитәләр ялтырап тора. Аннан ишегалдын тәртипкә китердек. Урында ята торган балалар саф һава суласын өчен, 45 кешене яткырырлык беседка төзедек. Коляска белән алып чыгабыз, көн салкынрак торса, йокы капчыкларына төреп куябыз. Аннан ары тренажер комплексы урын алды. Йөри алганнар ел әйләнәсе шунда мәш килә. Бәйрәмнәр үткәрү өчен сәхнә, эскәмияләр, өстәлләр куеп, мәйданчык корып куйдык. Читтәрәк сазлы урыннар бар иде. Анысына да кулыбыз җитте, шөкер. «Тормыш хакына» дип аталган парк калкып чыкты. Хәзер балалар шунда ял итә, сәламәтләндерү сукмаклары буйлап йөрергә чыгалар.

Үзебезгә гел яңа эшләр табып кына торабыз. Проектлар күп. Өлгерәсе генә бар. Без китсәк, балаларга калыр, дип юанабыз. Беренче чиратта сәламәтлекләре турында кайгыртабыз. Сихәтләнү бассейны, тоз мәгарәсе, бал кортлары белән дәвалана торган апийорт шул җәһәттән торгызылды.
Әлбәттә инде, интернат – дәүләт карамагында. Әмма хәйриячеләр, волонтерлар булмаса, бу эшләрнең яртысын да тормышка ашырып булмас иде, дигән фикердә хезмәткәрләр. Алар арасында инде күп еллардан бирле ярдәм кулы сузып яшәгән үз кешеләре дә, әллә нигә бер килеп чыкканнары да бар. Бик кирәк булганда, үзләре дә эзләп табалар.
Яшьлеккә урын калмый
– Балаларның тик утырырга вакытлары булмасын дип, гел нәрсә белән булса да шөгыльләнәбез, – ди өлкән тәрбияче Гүзәл Хәбибуллина. – Көн саен квестлар, викториналар, концертлар оештырабыз. Түгәрәкләр эшли. «Салават күпере» исемле театр студиясе бәйгеләрдә җиңү яулый. Хореограф, психолог, логопед кебек белгечләр дә үзебездә. Спорт белән шөгыльләнергә дә мөмкинлекләр бар. Балаларны эшләргә, яшәргә дә өйрәтәбез. Үзләре ашарга пешерәләр, кер юалар, җыештыралар: төрле күнекмәләр алу өчен, өчәр кеше махсус эшләнгән фатирда яшәп алалар.
Ксения белән Камилланы нәкъ шул фатирдан кайтып килгәндә очраттык. Ксения хәтта татарча сөйләшеп китте. «Мин башта Әлмәттә яшәгән идем, аннан Кызыл Мишәдә. Анда тәрбиячеләр татар телендә сөйләштеләр. Мин дә өйрәндем. Көллияттә яхшы билгеләргә генә укыйм, җырлыйм, биим, рәсем ясыйм. Нәрсә турында хыялланасың, дисезме? Мин картлар йортына бармыйм. Ул хакта ишетәсем дә килми хәтта», – дип, бар уйлаганын чыгарып салырга ашыкты. Андрей да көтеп тора иде безне. Көллияттә тегүче булырга укый икән. «Булдырасыңмы соң?» – дип сорагач, «Әлегә профессионал түгел инде, кухня кирәк-яраклары тегәбез. Бик матур килеп чыга. Миңа ошый», – дип җаваплады. Сизелеп тора: аз-маз куллары эшкә яраклашкан балаларның мөстәкыйль тормышка аяк басасы, эшлисе, кемгәдер файдалы буласы килә. Ни кызганыч, картлар йортында аларның бу теләкләре әллә ни тормышка аша алмас кебек.

– Балалар аерылуны бик авыр кичерә. Китмим дип өзгәләнәләр, елыйлар. Кагыйдәләргә буйсындырыр өчен бик күп эшләргә туры килә, – ди Резеда ханым. – Дөрес, киткән җирләреннән безгә кайтып йөриләр. Өстәл әзерләп, кунак итәбез. Кайвакыт тәрбиячеләре телефоннан шалтырата: «Бала тынычлана алмый, сезне сагына, сөйләшегез әле», – диләр.Бу йорттан мин тирән уйларга бирелеп чыгып киттем. Бәлки, чыннан да, балалар интернатыннан соң өлкәннәр яшәгән һәм нигездә алар өчен көйләнгән йортларга күчерү бик үк дөрес гамәл түгелдер ул? Нәрсә дисәң дә, тормышны гөрләтеп яшисе килгән яшьлек чоры шушы ике арада югалып кала сыман…
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез