Корбан чалу вакыты һәм урыннары билгеле булды

Диния Нәзарәте Корбан бәйрәмен уздыру тәртипләрен һәм корбан чалу урыннарын билгеләде.

20 июльдә, зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә, мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк.

Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, Татарстанның барлык мәчетләрендә Корбан гаете намазын кояш чыгып 30 минут узгач уку тәкъдим ителә. Башкала мәчетләрендә корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:

02.30 – иртәнге намаз;

02.45-03.30 – Коръән укылу;

03.30-04.00 – гает вәгазе укылу;

04.00 – гает намазын уку;

04.05 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.

04.30 – корбан чала башлау.

Казан шәһәрендә корбан чалу 16 урында башкарылачак. Республиканың башка зур шәһәрләрендә махсус урыннар мөхтәсибәт белән килештерелә.

Корбан нисабының күләме – 595 грамм көмеш бәясенә тиң, бу 36 мең сум дигән сүз. Россия Үзәк банкы мәгълүматы буенча, 19 июнь көненә 1 грамм көмеш бәясе 61,27 сум тора.

 

№ п/п Оешма / мәчет Адрес, телефон
«Казан Нуры» Фатыйх Әмирхан ур., 3

89047656669

«Салихҗан» Бестужев ур., 66а

89393932926

«Әл-Мәрҗани» Каюм Насыйри ур., 17

89272491631

«Гадел» Оренбург проезды, 193

89274577777

«Ризван» Хөсәин Мәүлетов ур., 48а

89033886186

«Апанай» Каюм Насыйри ур., 27

89375220189

«Тынычлык» Мелитопольская ур., 15 (Тынычлык)

89991625163

Бертуган Петряевлар урамындагы комплекс Бертуган Петряевлар урамы

2505024, 89376152327 89173973589

9. «Рамазан» Окольная урамы, 25б

89272494752

10. «Мәүлид» Селянская урамы, 23 (Залесный)

89600488448

11. «Коддус» Яснополянский тыкрыгы, 16 (Карьер)

89395050700

12. «Иман Нуры» Дорожная урамы, 32а (Нагорный)

89093138989

13. «Фатиха» (Кадыш мәчете) Рихард Зорге урамы, 2а, (Кадыш)

89272456672

14. «Рәҗәп» Энгельс урамы, 20

89874188870

89053771840

15. «Сөләйман» Ютазы урамы, 8а к1

89270382198, 89375773724

16 «Билал» Иркен урамы, 29

89372808435


Фикер өстәү