Татарстанда иреннән җәберләнеп яшәгән хатын үзенә кул салырга җыенуы турында хәбәр иткән

Ике малай әнисе иренең изеп яшәвенә түзә алмаганлыктан үзенә кул салырга җыенган.

Чаллының бердәм дежур-диспетчер хезмәтенә бүген 4:52дә бер хатын шалтыратып үзенә кул салырга теләве турында хәбәр иткән.

Хатын диспетчерга ире аны мораль яктан изеп яшәве турында зарланган. Аның әйтүенчә, ул яшәүдән туйган. 22 комплекстагы йортларның берсендә яшәүче хатынга ярдәмгә тиз арада коткаручылар һәм медиклар килеп җиткән. «Ашыгыч ярдәм» табиблары 40 яшьлек хатынның умырткасынның күкрәк өлешендә бәрелү булганлыгын ачыклаган. Аны җирле хастаханәгә илткәннәр.


Фикер өстәү