Казанның Галиев мәчетеннән Корбан гаете туры эфирда күрсәтеләчәк

Иртәгә, зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә, 9 июльдә, барлык мөселманнар иң олы бәйрәмнәрнең берсен – Корбан гаетен билгеләп үтәчәк. Бәйрәм рухы һәр йортка керсен һәм барлык милләттәшләребез, дин кардәшләргә кушылып, гает куанычын тоя алсын өчен, Корбан бәйрәме Казан шәһәренең Галиев мәчетеннән туры эфирда күрсәтеләчәк. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте яза.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәновның бәйрәм вәгазен һәм мәчеткә килгән мөселманнарның җәмәгать белән укыган гает намазын туры эфирда «ТНВ Татарстан», «ТНВ Планета» һәм «Хозур ТВ» телеканалларында, шулай ук ТР МДН-ның dumrt.ru сайтында һәм «Хозур ТВ»-ның YouTube-каналында күзәтеп булачак.

«Хозур» ТВ каналларында республиканың гает хөрмәтеннән узган төп чаралары Галиев мәчетеннән 9 июльдә иртәнге 2:30 сәгатьтә күрсәтелә башлаячак. «ТНВ Татарстан» һәм «ТНВ Планета» тамашачылары туры эфирга шулай ук иртәнге 2:30 сәгатьтә кушыла алачак. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәгать 3:11-дә Татарстан өммәтенә гает вәгазе белән мөрәҗәгать итәчәк. Аңа ияреп җәмәгать белән укылган гает намазын иртәнге 3:41-дә карап булачак.

Корбан гаетенең трансляциясен шулай ук кабатлап та карарга мөмкин булачак. 09 июль көнне «ТНВ Татарстан» каналында ул – 11:00 сәгатьтә, «ТНВ Планета» каналында 13:00 сәгатьтә күрсәтеләчәк.

 


Фикер өстәү