Татарстан мөфтиенең Ураза гаете якынлашу уңаеннан республика өммәтенә мөрәҗәгате

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Кадерле дин кардәшләрем!

Изге Рамазан ае – ураза һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, Коръән-Кәрим иңү һәм гөнаһлар ярлыкану ае тәмамланып килә.

Кешелекнең яңа тарихында мөселманнарның Рамазан аен бүгенге рәвештә – җәмәгать белән җомга намазларыннан, кардәшләр белән җыелышып укылган тәравих намазларыннан, ифтар мәҗлесләреннән башка уздырырга туры килгәне юк иде әле. Дөньякүләм пандемия безнең барыбыз өчен дә ислам кыйммәтләренә тугрылыкның ныклыгын сынау булды. Һәм мөэмин-мөселманнар аны намус белән үтте дип әйтсәк ялгыш булмас. Үз-үзеңне читләштерү режимының авырлыкларына карамастан, безнең өммәтебез, уразаны калдырмыйча, ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм итә, волонтерлык эшендә катнаша, мохтаҗлар һәм ярлылар турында кайгырта. Без хәтта мохтаҗларга ризыкларны өйгә китереп бирү рәвешендә тормышка ашырылган Республикакүләм хәйрия ифтарын үткәрү гадәтен дә саклап кала алдык. Шул ук вакытта күп кенә мөселманнар үзләренең һөнәри бурычларын үтәүдән дә читләшмәде, шуның белән бергә дөньякүләм кризис шартларында гуманитар коллапсны булдырмауга үзләреннән өлеш керттеләр. Авыр вакытларда рух ныклыгы, сабырлык, тугрылык үрнәге күрсәткән һәр кешегә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте ирешүен сорап дога кылам.

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Билгеле ки, һәммәбез дә җанлы аралашуны сагындык. Без барыбыз да Ураза бәйрәме көнендә Аллаһы йортында намазда очрашырга телибез. Шуның белән бергә, бу катлаулы вәзгыятьтә без иң элек кешене кайгыртучы Ислам кыйммәтләренә таянырга тиешбез. Шунысы билгеле: бәйрәм намазын үтәү – ваҗиб, ә гомерне саклап калу – фарыз  гамәл. Мәчетләр куркыныч авыруны тарату урыны булырга тиеш түгел. Кешеләрнең сәламәтлеген һәм тормышын куркыныч астына куярга безнең хакыбыз юк, чөнки Коръән-Кәримдә әйтелгән:

وَلَا تُلْقُوا بِأَيْدِيكُمْ إِلَى التَّهْلُكَةِ

Мәгънәсе: «Үз кулларыгыз белән (үзегезне) һәлакәткә ташламагыз» («Әл-Бәкара» (Сыер) сүрәсе, 195-нче аять). Әлеге уңайдан ТР мөселманнары Диния нәзарәте Рамазан ае тәмамлану уңаеннан Ураза гаетен Live форматында үткәрү турында карар кабул итте – һәр мөэмин-мөселман бәйрәм вәгазен “ТНВ” телеканалы, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты һәм “Хозур ТВ”ның  YouTube-каналы аша турыдан-туры трансляцияне карый алачак һәм шул рәвешчә бәйрәм мохитен тоя алачак. Трансляция иртәнге 6.30 сәгатьтә башланачак.

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Аллаһы Тәгалә Үзенең Китабында безгә нәсыйхәтләрен җиткерә:

فَإِنَّ مَعَ الْعُسْرِ يُسْرًا

Мәгънәсе: «Һичшиксез, (чиккән һәр) авырлыктан соң җиңеллек бар» («Әш-Шарх» (Ачылу) сүрәсе, 5-нче аять). Ышанам ки, озакламый без бу бөек аятьнең хакыйкатен үз күзләребез белән күреп, Пәйгамбәребезнең ﷺ: “Үз арагызда сәламнәр һәм тынычлык таратыгыз”, – дигән чакыруына ияреп, иңгә-иңне терәп, намаздан соң, янәдән бер-беребезнең кулларын кысып кардәшләрчә ислам сәламе биреп, кочаклаша алырбыз. Әмма хәзер безгә тагын бераз сабыр итәргә кирәк. Коръәндә әйтелгән:

إِنَّ اللَّهَ مَعَ الصَّابِرِينَ

Мәгънәсе: «Һичшиксез, Аллаһ сабыр итүчеләр белән» («Әл-Бәкара» (Сыер) сүрәсе, 153-нче аять).

Аллаһы Тәгаләдән калебләребезгә ныклык, ихтыяр көче һәм түземлек бирүен, безне хата-кимчелекләрдән һәм ялгышлардан саклавын, йортларыбызны иминлек, бәхет-шатлык, куанычлар белән баетуын сорыйм! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Аллаһы Тәгаләнең сәламе һәм рәхмәте булсын!

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин


Фикер өстәү