«Нәүрүз» онлайн үтәчәк һәм… августка кадәр сузылачак

8-17 июньдә Казанда VI «Нәүрүз» Халыкара театраль-белем бирү фестиваль-форумы узачак.

Быел ул “Нәүрүз” өчен яңа, әмма безнең өчен инде күнегелгән онлайн форматта узачак. Яңа формат тудырган үзенчәлекләр һәм яңалыклар турында форумга багышланган матбугат очрашуында сөйләштеләр.

Матбугат очрашуының төп темасы – форумның яңа форматта узуы булды, дияргә дә була. Мәдәни, тетраль форумнар кичектерелгән яисә, гомумән, гамәлдән чыккан чорда татар театрының Халыкара форумны, яңа формат кулланып, уздырырга алынуы – бәхәсез, зур адым. Оештыручылар да әлеге фикергә шактый озак, зур дискуссияләр аша килгәннәр.

Матбугат очрашуында ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова да катнашты. Ул театрларның бүгенге эшчәнлеге белән кәнәгать булуын һәм “Нәүрүз”не уздыруда онлайн формат куллануны хуплавын белдерде:

– Онлайнның уңай яклары шактый. Бүген безгә әлеге форматка еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Театрларыбызның да дөньяның төрле почмакларыннан җыелган онлайн аудиториясе дә барлыкка килде. Бу өлкәдә, әлбәттә, Камал театры – лидер, ләкин башка татар театрлары да онлайн тамашачысын булдырды, һәм бу бик сөендерә. Димәк, безнең Халыкара форумны, конференцияләрне онлайнда уздырырлык тәҗрибәбез бар.

Мәдәният министры форумда күтәреләчәк темалар исемлегенә “Театр онлайн” темасын өстәргә тәкъдим итте. Тәкъдимен ул яңа форматка күчкәндә туган проблемалар, бигрәк тә авторлык хокукы белән бәйле мәсьәләләрнең җитәрлек булуы белән аңлатты.

Камал театры һәм форумның башкарма директоры Илфир Якупов исә “Нәүрүз”нең яңа форматта узуы финанс чыгымнарын азрак күләмдә тәлап итәчәге турында искәртте:

– Мәктәпләр һәм югары уку йортлары дистанцион укуга күчә башлагач, без уйландык – безнең вакыйга да бит белем бирү характерын йөртә (быел “Нәүрүз” нәкъ менә белем бирү форумы форматында уза. – ред.), димәк, аны да онлайн рәвештә үткәрергә була. Без инде узган ел ук театр дисциплиналарын онлайнга күчерү турында уйлана башлаган идек, юкка гына булмаган икән. Педагоглар да форумда онлайн катнашырга теләп риза булдылар.

Бүгенгә форумда катнашырга теләк белдереп Россиянең төрле төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән – Үзбәкстан, Казахстан, Түбән Тагил, Бөек Новгородтан 400дән артык кеше теркәлгән. Чагыштыру өчен, узган елларда форумда уртача 300 кеше катнашкан. Гаризалар 5 июньгә кадәр кабул ителә. Катнашучылар һәм Мәскәү, Санкт-Петербург, Колумбия, Германия, Польша, Пермьнән килгән спикерлар һәм мөгаллимнәр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оештырган Zoom платформасында видеоконференция форматында онлайн-мәйданчыкка җыелачак.

Шул ук вакытта форумның соңгы өч көнендә театр белемендә яңа үлчәнешләр турында “Вызовы разума” дип аталучы фәнни онлайн-конференция дә узачак. Конференциянең кураторы – Германиядән профессор Юрий Альшиц. Проект форумның вакыт кысаларыннан чыгачак һәм ике ай, ягъни 1 августка кадәр дәвам итәчәк. Эшнең нәтиҗәсе буларак, мөстәкыйль әзерләнгән иң яхшы эшләр 2021 елның июнендә «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале кысаларында тәкъдим ителәчәк.
Форум кысаларында Камал театрының “йөзек кашы” булган спектакльләре – “Сүнгән йолдызлар”, “Дон Жуан”, “Дәрсе гыйбрәттер театр” һәм “Бию пәрие” күрсәтеләчәк. Бу хакта “Нәүрүз” фестиваль-форумының программа директоры Гөлшат Фәттахова әйтте.

– Турыдан-туры элемтәне, ни генә дисәләр дә, бернәрсә дә алыштыра алмый. Ярый әле 2020 ел форумга туры килде, чөнки онлайн белем бирү бүген бар һәм актив. Шулай да күп нәрсә педагоглардан торачак, – дип белдерде “Нәүрүз” фестиваль-форумының сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев.

Лилия Гыймазова

 

Фото: Татар-информ


Фикер өстәү