Тәм югалса югалсын, тормыш тәме югалмасын: Мәдәният министры узып баручы елга нәтиҗәләр ясады

Быелның нинди вакыйгалары истә калды? Киләсе елда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк? Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуында журналистларга әнә шундый сорау бирде. Нәтиҗәдә күпчелек ел вакыйгасы итеп Милли китапханә ачылуын атады. Борчыган мәcьәләләр арасында Язучылар берлеге хәлләре, Тинчурин театрының баш режиссерсыз эшләве, мактаулы исемнәрнең еш һәм күпләр уйлавынча «лаек булмаганнар»га бирелүе бар иде.

Министр ел ачышы дип мәдәният оешмаларының онлайн тормышта актив катнашуын саный. «Элек театрлар һәм музейлар социаль челтәрләрдә алай актив катнашмады. Бу – алга ыргылыш», – диде ул. Uen fest фестивален яңалык дип атады. Әлеге проект киләсе елның мартында төгәлләнәчәк.
– Без, ниһаять, балалар карашында шатлыклы очкыннар һәм аларның ихлас көлүләрен ишетәчәкбез. Мин киләсе елда карантин чаралары бетәр дип өметләнәм. Нәкъ менә балаларга мәдәни чараларның кызыклы һәм җәлеп итүчән булуына ирешергә кирәк. Алар артыннан ата-аналар да тартылачак. Коронавирус безгә ис һәм тәм тоймыйча яшәүнең нәрсә икәнен күрсәтте. Киләчәк буын тормыш тәмен югалтмасын. Безгә шуның өчен тырышырга кирәк, – диде министр.

Мактаулы исем: бирүе җиңел, алуы…
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова журналистлар белән ел йомгаклары очрашуында артистларга бирелгән мактаулы исемнәр тирәсендәге бәхәскә дә тукталды. Аныңча, бу иң авырткан мәсьәләләрнең берсенә әйләнеп бара:
– Татарстан мактаулы исемнәрен алу федераль дәрәҗәдәге шундый ук исемнәргә дәгъва кылу вакытын бераз кичектерә. Шуңа күрә бу исемнәрнең роле артистка төрлечә тәэсир итәргә мөмкин. Шул ук вакытта федераль дәрәҗәдә андый исемнәр күп бирелми һәм Татарстан бүләкләре иҗат кешесенә беркадәр стимул, этәргеч була ала. Исем алу этаплардан тора. Аны башта җирле идарә, аннары министрлык тикшерә, шуннан соң документ Президентка җибәрелә. Исем алуның шартлары төрле. Иң мөһиме, дәгъва кылучының эшчәнлеге үз оешмасы чикләрендә генә башкарылмаска, әйтик, ул бәйгеләрдә һәм башка иҗтимагый эшләрдә дә катнашырга тиеш. Атказанган исемен Мәдәният министрлыгы кире ала алмый. Дәүләт бүләкләренең көче суд тәртибендә генә бетерелә ала. Профиль белем, стаж исем алганда исәпкә алына, ләкин аларның булуы катгый таләп ителми. Бу җәһәттән төрле бәхәсләр бара. Хәтта челтәрле бизнеска кереп киткән артистлардан ул исемне алырга кушалар. Миңа калса, бу гадел түгел. Әгәр ул идән юучы булып урнашса, аннан да исемне алыргамы? Мактаулы исем алган өчен акча түләнми. Түләүле булмагач, без аннан башка юнәлештә матди якны кайгыртуны тыя алабызмы соң? Без бу уңайдан һәр төрле фикерләрне тыңларга әзербез, шуңа күрә аерым «түгәрәк өстәл» оештырырга ният бар.


Режиссерсыз театр
Баш режиссерсыз калган Тинчурин театрына караш төрлечә. Кемнәрдер төрле режиссер кулы астында эшләү коллективка файдага дип санаса, коллективның баш режиссерсыз эшләве сыйфатны түбәнәйтте дигән фикердә торучылар да бар.
Министр, тиздән үзгәрешләр булачак, дип ышандырды:
– Исегездә булса, Тинчурин театрында үзгәрешләр башлангач, мин, ике елга тайм-аут алабыз, дигән идем. Ул вакыт узып бара, без бу мәсьәләне хәл итәрбез. Минемчә, Тинчурин театры тукталып калмады, анда эш бара, татар драматургиясе лабораториясе оештырырга исәпләре бар, бу – театр өчен бик яхшы чара. Театрда бик күп чаралар үткәрелә, инклюзив театр эшли, тәҗрибәләрдән курыкмыйлар, әлегә билгеләнгән бурычлар үтәлеп бара. Ләкин баш режиссерсыз да булмый. Тик бер нәрсә бар, еш кына театрларда баш режиссер бердәнбер режиссерга әйләнеп кала. Бу – театр процессын туктата торган нәрсә. Менә шушы хәлдән сакланырга кирәк

Казан турында кино федераль прокатка чыккан
Кино сәнгатендә үзгәрешләр шактый. Бу хакта Ирада Әюпова журналистлар белән очрашуда әйтте. Әйтик, Казан мөселман кинофестивале ябык форматта үтте, министр әйтүенчә, аңа аерым игътибар да булмаган.
Аның каравы Казанда бу көннәрдә «Кино за 7 дней» фестивале үтә. Казан турында кино онлайн форматта төшерелә. Шатлыклы яңалык та бар: узган елгы 7 көндә төшерелгән фильм федераль прокатка чыккан.
– Бу – зур вакыйга. Казан турында фильм ил буенча күрсәтеләчәк. Ул халыкара кинофестивальләрдә дә тәкъдим ителәчәк. Быел фестиваль мәйданы итеп Мәдәният институты сайланды, мин ул үз җимешен бирер дип өметләнәм. Мәдәният – бик үзенчәлекле тармак бит ул. Бездә беркайчан да бүген эшләдек, иртәгә җимеше өлгерде була алмый. Мәдәнияттә барысы да вакыт сынавын үтәргә тиеш. Кызганыч, бу – чынбарлык, – диде министр.

Сәхтиян читек – дөньяда
Узып баручы елның тагын бер яңалыгы – татар эшләнмәләрен дөнья аренасына чыгару. Татарстан Мәдәният министрлыгы БМО ярдәме белән күн эшләнмәләрен танытмакчы:
– Берләшкән Милләтләр Оешмасының халык һөнәрчелеге үрнәкләрен дөнья дәрәҗәсенә чыгару. РФ сәнәгать министрлыгы үткәргән һөнәрчелек конгрессында Татарстан халык һөнәрчелеге эшләнмәләрен тарату, осталарга ярдәм итү, сорауларны норматив яктан көйләү җәһәтеннән иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән төбәк буларак билгеләп үтелде. «Сәхтиян» бренды тауарлары беренче мәртәбә федераль реестрга кертелде. Планда – Татарстан керамикасын һәм кулдан тукылган әйберләрне таныту.
Кыскасы, эшлисе эшләр дә, эшләнәселәре дә шактый. Ел башы истә калырлык вакыйгалар белән башланачак, дип ышандырды министр.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү