Россия Президенты Владимир Путинның зур матбугат очрашуында иң беренче сүзне Владивостоктагы журналистларга бирделәр. Чараның модераторы Дмитрий Песков Магадан өлкәсеннән журналист Людмила Щербакованы сайлады.
— Ел җиңел булмады, моны барыбыз да беләбез, ләкин шулай да: ел начар идеме, әллә анда ниндидер яхшы яклар да булдымы? — дип сорады Людмила Щербакова.
Владимир Путин үз җавабында елны һава торышы белән чагыштырды.
— Бу һава торышы кебек. Ел да шулай — плюслар да бар, минуслар да. Тормыштагы кебек инде. Әлбәттә, бу ел барысының да телендә булган проблема белән бәйле — ул коронавирус пандемиясе, — диде ул. — Бу проблема тормышыбызның барлык якларына да үз эзен салды. Күп кенә проблемалар белән очрашсак та, без аларны лаеклы рәвештә каршы алдык — дөньяның башка илләренә караганда күпкә яхшырак дип тә әйтеп була.
Җитештерүнең кимүе — 3,6 процентны тәшкил итә. Бу Евросоюзның барлык әйдәп баручы илләренә караганда да азрак.
Путин сүзләренә караганда, катлаулы шартларда Россия тагын бер тапкыр ил халкының бердәйлегендә бердәмлек торуын раслаган.