Рөстәм Миңнеханов: “Электр самокатларының тизлеген чикләргә кирәк”

Татарстан Президенты фикеренчә, бу җәяүлеләрне имгәтү-җәрәхәтләүләрдән котылу мөмкинлеге бирәчәк.

Рөстәм Миңнеханов бигрәк тә җәяүлеләр йөри торган урыннарда электр самокатларының тизлеген чикләргә тәкъдим иткән. Президент фикеренчә, җәяүленең уртача тизлеге кебек, сәгатенә 5 чакрым гына тәшкил итәргә тиеш ул. Республика башлыгы бу хакта Татарстан Хөкүмәте һәм республика Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында белдергән.
– Яшьләр җәяү йөрисе урынга шушы электр самокатларында “оча”. Йә самокатларның тизлеген чикләргә, йә тротуардан йөрүне тыярга, яисә тротуарда алар өчен аерым юл булдырырга кирәк. Әлбәттә, хәтәр бу. Баланы, коляскалы хатын-кызны бәрдерергә мөмкиннәр… Тәгаен генә нидер әйтә алмыйм, әмма безгә ниндидер закон кабул итәргә кирәк: тротуардан бара икән, тизлеге җәүленекеннән – сәгатенә 5 чакрымнан артмаска тиеш, – дигән Рөстәм Миңнеханов.
Президент шулай ук, сәрхуш килеш машина руленә утыручыларга да катгый төстә җәза бирергә кирәк, дигән фикердә. Ул хәмердән яки наркотиктан исергән хәлдә рульгә утыручыларны гомерлеккә машина йөртү хокукыннан мәхрүм итүне тәкъдим иткән.
– Җинаятьчеләр ич бу. Аларны гомумән кызганырга ярамый. Кем булуына карамастан, машина йөртү таныклыгыннан гомерлеккә мәхрүм итәргә кирәк, – дигән ул.


Фикер өстәү