Казан урамнары буйлап электр самокатларында йөрүне тыю тәкъдимен хуплаганнар

Махсус җиһазланган урыннарда гына йөрү тәкъдим ителә.

Россия Тикшерү комитеты Рәисе Александр Бастрыкин Казанда һәм башка зур шәһәрләрдә электр самокатларыннан файдалану урыннарын чикләү тәкъдимен хуплаган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Самокатлар проблемасы моңа кадәр дә күтәрелеп килде, әмма күрелгән чаралар бу мәсьәләне тулысынча хәл итү мөмкинлеге бирми әле. Һәр көн саен диярлек теге яки бу шәһәрдә электр самокатларына бәйле хәтәрләр булып тора. Соңгы араларда Ярославльдә, Мәскәү һәм Санкт-Петербургта җәяүлеләрне бастыру очраклары булган: алар бик нык җәрәхәтләнгән.

Бастрыкин фикеренчә, шәһәр урамнары буйлап электр самокатларында йөрүне тыярга кирәк. Махсус җиһазланган урыннарда гына бу транспортка “яшел ут” кабызу әйбәтрәк булачак. Әмма паркларда да хәтәрләр булырга мөмкин. Ведомство башлыгы сүзләренә караганда, самокатларны арендага бирүче компанияләргә транспортның максималь тизлеген техник яктан чикләү бурычын йөкләргә кирәк. Хәвеф-хәтәрдән саклану өчен самокат тизлегенең ниндирәк булырга тиешлеген ачыклау өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә тикшеренү уздыру таләп ителәчәк. Самокаттагы кешенең вакытында тормозга басып калуы өчен тиешле вакытка ия булуы кирәк. Авыр җәрәхәтләрдән котылып калу мөмкинлеге бирәчәк бу.

Шулай ук, Бастрыкин фикеренчә, самокатларны арендага бирү сервислары, таләпләрне үтәмәү очрагында, административ җаваплылыкка тартылырга тиеш.


Фикер өстәү