Атна ахырында Татарстанда суытачак һәм җепшек кар явачак

Атна ахырында Татарстанда һава торышы бозыла. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +1 градуска кадәр төшәчәк. Урыны белән җепшек кар яварга мөмкин.

Гидрометеоүзәк хәбәренә караганда, шимбә – 6 майда аз гына яңгыр булыр дип көтелә. Көндез һава температурасы +20+25 градус, төнлә +7+12 градус чикләрендә тирбәләчәк.

Якшәмбе – 7 майда Урта Идел төбәге циклон тәэсирендә калачак. Республикага төньяктан салкын һава агымы үтеп керү сәбәпле, суыта. Көндез термометрның төрекөмеш баганасы +8…+13 градуска кадәр күтәрелсә, төнге сәгатьләрдә +1…+6 градуска калачак. Секундына 15 метрга кадәр көчле җил. Урыны белән яңгыр, кайбер районнарда – җепшек кар.


Фикер өстәү