Кар, бозлавык һәм көчле җил: Татарстанда һава торышының бик начарюы көтелә

Татарстанга төньяктан һава агымы үтеп керү сәбәпле салкынайта. Кар, бозлавык һәм көчле җил көтелә. Киләсе атнаның яртысына кадәр шундый суык һава саклана.

Гидрометеоүзәк фаразына караганда, бүген төнлә республикада һәм Казанда -2 градуска кадәр салкынайта. Юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин. Төнлә җепшек кар, төньяк-көнбатыштан секундына 18 метрга кадәр, көндез 17-22 метрга кадәр тизлектә көчле җил көтелә. Җомгада көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +3…+8 градустан артмаячак.

Шимбә – 4 майда көндез һава температурасы +3…+8 градус тәшкил итәчәк. Төнге сәгатьләрдә температура урыны белән -5 градуска кадәр төшә. Төнлә – юеш кар, көндез – яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык пәйда булачак. Секундына 15-20 метр тизлектә җил. Якшәмбе – 5 майда көндез урыны белән яңгыр явып узачак. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +6…+11, төнлә +1…-4 градус күрсәтәчәк.

Синоптикларның башлангыч мәгълүматларына караганда, киләсе атнаның беренче яртысына кадәр карлы-яңгырлы суык һава саклана. Шул ук вакытта 3-8 майда урманнарда янгын куркынычы гамәлдә булачак. Исегезгә төшерәбез: республикада 22 апрельдән 12 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде.


Фикер өстәү