Халык синоптигы: «Быел сыерчык бураны булмады, әле бер тапкыр кар яварга мөмкин»

Авылларда һәм шәһәрләрдә яшәүчеләрнең хәлләрен белешеп алдык.

Тәнзилә Идиатуллина (Кукмара районы Вахит авылы):

– Авылда эшнең бетәсе бармыни аның! Апрель ахырында иремнең туган көне иде. Бәйрәмнәрне берләштереп, табигатькә чыктык. Кызларым, кияүләрем, оныкларым белән рәхәтләнеп ял иттек. Көннәр җылынуга, чистарынасы килә инде ул. Бакчаларны да тәртипләп куйдык. Тирес тараттык. Ике көн рәттән өй юдык. Әле бит тавык-чебешләр дә бар, маллар да тотабыз. Гаиләдәгеләрне тәмле ризыктан өзмим. Әлегә бәрәңге утыртмаган. Көннәр бозылып китте бит.

Лилия Мусина (Мамадыш районы Түбән Яке авылы):

– Тик торганыбыз юк. Бар эшкә дә өлгерәсе килә. Студент улым ялларга кайткач, баздан бәрәңге чыгардык. Әйбәт сакланган. Өй тирәләрен, яшелчә бакчасын җыештырып, тәртипләп куйдык. Әле бер әйбер дә утыртмаган. Киләсе ялларда көннәр җылытса, кишер белән суган утыртасы булыр дип торам. Әлегә җир җитешмәгән. Бу арада күңелле мәшәкатьләр белән йөрибез. Кызыбызның туена әзерләнәбез. Туганнарны барлыйбыз, килүчеләрне саныйбыз. Балаларны котлаганда әйтәсе сүзләремне әзерләп куйдым инде.

Гөлия Фәизова (Чүпрәле):

– Күршеләр бәрәңге утырта инде. Әмма без ашыкмаска булдык әле. Синоптиклар салкын көннәр булачак дип куркыта. Ансыз да эш җитәрлек Чүп-чарларны җыеп түктек. Теплицаны әзерләп, помидорларны чыгарып утырттык. Төп эшләргә 9 майдан соң керешергә исәп. Гел эш дип кенә булмый. Ялы да кирәк. Шуны уйлап, Илсөя Бәдретдинованың өстәмә концертларына билет алдык. Казан күреп кайтырга дип торабыз.

Илмира Гайнуллина (Чаллы):

– Шәһәрдә торсак та, авыл дип яшибез. Күптән түгел Зәй районыннан йорт сатып алдык. Хәзер шимбә-ял, бәйрәм көннәре шунда уза. Тавыклар тотабыз, бакчада казынабыз. Шөкер, күршеләрдән уңдык. Без кайтабыз да китәбез, алар гел күз-колак булып тора. Тавыкларны да ашатып чыгалар. Быел күп итеп үрдәк алырмын дигән идем. Кире уйладым. Анысы киләсе җәйгә булыр инде. Кызым кешегә ризык әзерли. Шуңа күрә көн саен иртәнге биштән плитә янында без.

Ринат Муллин (Казан):

– Заводта сменалы эштә булгач, бәйрәмнәрдә ял да тими кайчак. Ике көнгә булса да авылга кайтып килә алдык. Ирләр бакчада эшләдек. Коймаларны алыштырдык, түтәлләр ясадык. Хатын-кызлар өй юды. Безне тәмле ризыклар белән сыйлады. Яллар күңелгә рәхәт булып уелып калды. Өч ел күрешмәгән туганыбыз кунакка кайтты. Зиратка барып,  туганнарыбызның каберләрен чистарттык, дога кылдык. Җир астыннан юллар булмас, дип дөрес әйтәләр ул. Исән чакта йөрешик.

Әмир Шәрәфиев (Балтач районы Янгул авылы):

Бакчага суганнан башка әйбер утыртмаган әле. Помидорларның иртә өлгерә торган сортларын теплицага күчердек. Әле бездә бакча сукалаган кеше дә юк. Җир бик дымлы, шунысына сөенеп торам. Апрель җылы булгач, май салкын була инде ул. Әле теркәп барган дәфтәрне карамаган. Ялгышмасам, 1980 елда шушындый һава торышы иде. Быел карга бураны булды, ә менә сыерчыкныкы юк. Әле бер тапкыр кар яварга мөмкин. Әгәр болыт каплап, кар яуса, куркыныч түгел. Аязып булса, кырау төшәчәк.

 


Фикер өстәү