Уңыш азрак – файда зуррак. Татарстанда яшелчәчелек белән шөгыльләнү отышлымы?

Республикада бәрәңге һәм башка яшелчәләрне алуга керештеләр. Быелгы уңыш сөендерәме? Бәяләргә нинди өмет баглыйлар?  Гомумән, Татарстанда яшелчәчелек белән шөгыльләнү отышлымы? «ВТ» хәбәрчесе шул хакта белеште.

Отумы, оттырумы?

Чистай районының Кызыл Ялан авылында бертуган Алмаз һәм Илгиз Сабировлар  унар гектар мәйданда бәрәңге һәм кәбестә үстерә. Узган ел алар кәбестә уңышының мул булуын, тик бик арзан бәядән сатылуын әйткәннәр иде. Быел исә егетләрнең кәефләре алай ук начар түгел.

– Узган ел кәбестәне 12 гектарда үстергән идек. Уңыш шәп, тел-теш тидерә торган булмады. Якынча 600 тонна җыеп алдык. Кызганыч, күпләп сату бәясе генә бик түбән булды: 5–7 сум. Башта сатмыйча тордык та, басуда калдырып булмый бит инде дип, 5–6 сумга урнаштырып бетерергә туры килде. Бик арзан хак булды инде ул, – диде Алмаз Сабиров.

Кәбестә алу сезоны октябрьдә башлана. Әлегә бәяләр билгеле булмаса да, узган ел белән чагыштырганда, уңайрак булыр, дип өметләнә алар.

– Быел корылык булды бит, шунлыктан уңыш ул дәрәҗәдә мул булмас. Әгәр Чувашиядә дә бездәге шикелле вазгыять булса, бәяләр сынатмас, дип өметләнәбез. Кәбестә белән озак еллар шөгыльләнәбез, ә менә бәрәңгене өченче ел гына утырттык әле. Анысы белән эшләү кызыклырак. Аның үзкыйммәте дә арзанрак, сорау да зуррак. Узган ел җитми дә калды, шуңа күрә быел мәйданнарын арттырдык. Берәр атналардан уңыш җыярга керешәбез, узган ел белән чагыштырганда, уңышы күпкә начаррак. Дөрес, уңыш мул булган елларда аның да бәясе 2–3 сумга төшәргә мөмкин, диләр. Ләкин андый ел әлегә безгә туры килгәне юк, шуңа күрә әйтеп булмый, – диде Алмаз.

Фермер әйтүенчә, яшелчәчелектә оту-отмауны алдан планлаштырып булмый. Елның уңышлы яки уңышсыз килүенә шактый факторлар йогынты ясый.

– Яшелчәчелек, бигрәк тә кәбестә белән шөгыльләнүчеләр өчен уңыш булмау яхшырак, – ди ул. – Ягъни ел никадәрле начаррак килсә, безнең өчен шуның кадәрле отышлырак. 2021 елда уңыш начар иде, уртача алганда 1,5 кг авырлыктагы кәбестәләр үстердек. Бер килограммы 35 сум иде. Ягъни бер кәбестәне 40 сумнан артыграк бәягә саттык. 2022 елда уртача 3 килолы кәбестәләр үстердек. Килосын 5–7 сумга сатып алдылар. Димәк, бер кәбестә 18 сумга чыга. Шулай итеп, 2021 елда бер тонна яшелчә сатып,  40 мең сум табыш алган булсак, узган ел шуның кадәрледән 7 мең сум керем кергән. Әле монда юл һәм эшчеләргә бирә торган чыгымнар исәпкә алынмый, – ди Алмаз Сабиров.

«Субсидияне кыстылар»       

Буа районының Аксу авылыннан Фирдүс Салаватуллин 45 гектар мәйданда кишер, бәрәңге, чөгендер үстерә. Узган ел кәбестә дә үстергән булган, тик отышлы түгел дип, быел анысын утыртмаган.

– Узган ел кәбестәне хәтта Яңа ел алдыннан да 3 сумга сатарга туры килде. Бер гектардан 60 тоннадан артык кәбестә җыйган идек югыйсә. Аннан соң, һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Барысын да вакытында эшләп өлгерергә кирәк. Узган ел 65 гектарда үскән уңышны җыеп бетерер өчен шактый тир түгәргә туры килде, – диде ул. – Яңгырларга киткәч, бәрәңгене урнаштыру авыр булды. Иң зур мәйданны кишер алып тора – 25 гектар. Быел аны август башында җыя башлаган идек, эшләр октябрьгә кадәр дәвам  итәчәк әле. Уңышы елына күрә начар түгел. Бәрәңгене 9 гектарда утырттык.

Бүгенгә суган, бәрәңгенең иртә өлгерә торган сортларын җыеп алганнар инде. Алганнар да, сатып та бетергәннәр.

– Иң җиңел сатыла торганы – бәрәңге. Аның килограммын 18 сумнан җибәрдек. Башка фермерлар да шундый ук хак куйган иде. Иң авыры – чөгендерне урнаштыру. Анысын артыгын алмыйлар. Кишер белән дә авырлыклар булганы юк. Барысы да җай белән бара. Без яшелчәләрне Казандагы балалар бакчаларына, күпләп сату базарына ташыйбыз. Башка елларда Киров өлкәсеннән дә килеп алып китәләр иде. Быел аларга җиткереп булмый, – диде Фирдүс Салаватуллин.

Билгеле булганча, Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яшелчәчелек белән шөгыльләнүче барлык хуҗалыкларга да субсидия биреп килә. Узган ел игү мәйданнарын 2021 ел белән чагыштырганда 10 һәм аннан да күбрәк процентка арттырган хуҗалыклар һәр гектарга 40 мең сум күләмендә субсидия алды. Быел аның күләме  шактый кимеде – 17612 сумны тәшкил итә. Фермерны бу мәсьәлә дә борчый.

– Татарстанда субсидия күләмен киметү бер дә яхшы булмады, – диде Фирдүс Салаватуллин. – Күршеләребез Чувашиядә субсидияләр бирүдә үзгәреш булмады бит. Бездә генә шактый кыскарттылар. Биргән сумма гына аз, барысына да бәя арта, субсидия булгач, аларга да акчаны иркен түли ала идек. Хәзер андый ук мөмкинлекләр юк. Аларны тотып та торасы бар бит әле.

Бәрәңгесез калмыйбыз   

Республикада бәрәңгене берничә эре хуҗалык үстерә: Арчаның «Кырлай» һәм «Игенче», Алабуганың «Вятские Зори» хуҗалыклары, Минзәлә районының Дәүләтов һәм Тукай районының Минеханов фермер хуҗалыклары. Әлегә икенче икмәк 300 мең гектарга якын мәйданда казылган, уртача уңыш  гектарыннан 306,5 центнер чыга.

Без шалтыратканда, Минталип Минеханов бөртекле культураларны җыеп алу эшләрен тәмамлаган иде. Инде чират бәрәңгегә җиткән. Ул 100 гектардан артык мәйданда бәрәңге, кишер һәм чөгендер үстерә.

– Быел чөгендер уңышы яхшы булачак, чөнки ул эссегә чыдам яшелчә. Кишер, бәрәңге уңышы уртача булырга охшап тора. Әлегә аның сабаклары яшел, димәк, тагын бераз үсәргә вакыт бар әле, – диде ул. – Ничек кенә булса да, халыкка җитәрлек уңыш булачак. Анысы өчен борчылырга сәбәп юк. Без зур-зур йөк машиналары белән читкә чыгармыйча, үз халкыбызга, мәктәп, балалар бакчаларына сатарга тырышабыз. Тик елдан-ел халыкның ялкаулануы гына хафага сала. Бакчаларында бераз гына яшелчә үстерсәләр, үзләренә никадәрле файда булыр иде. Балалар, оныклар да хезмәт тәмен күреп, белеп үсәр иде. Чөнки яшь буынны хезмәт һәм дин белән генә тәрбияләп була.

Чәчү мәйданнары кимрәк

Татарстан халыкны бәрәңге белән – тулысынча, ә калган яшелчәләр белән 65 процентка тәэмин итә. Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы китергән мәгълүматлар буенча, быел авыл хуҗалыгы оешмаларында 1,9 мең гектарда бәрәңге һәм башка төр яшелчәләр чәчелгән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 600 гектарга кимрәк.

– Яшелчә утырту мәйданнарының кимүе быелгы язның иртә килүенә һәм май башындагы суыкларның зыян салуына бәйле. Чөнки барлык хуҗалыклар да бу культураларны тиешле вакытларда утырта алмады, – дип аңлаттылар министрлыкта.

 

Төрле елларда бәрәңге һәм яшелчә (кәбестә, кишер, чөгендер һ. б.) уңышы:

2021 елда яшелчә – 240 мең тонна, бәрәңге – 830 мең тонна

2022 елда яшелчә – 217 мең тонна, бәрәңге – 800 мең тонна

2023 ел (планда) яшелчә – 150 мең тонна,  бәрәңге – 780–790 мең тонна

Ихтыяҗ: республика халкына елына 330 мең тонна яшелчә кирәк.

 

Быел көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 9 сентябрьдә эшли башлаячак. Алар эре шәһәрләрдә һәр атнаның шимбәсендә 23 декабрьгә кадәр узачак. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, биредә тәкъдим ителәчәк бәрәңге, яшелчә, ит, сөт ризыклары кибет бәяләренә караганда арзанрак хакка сатылачак. 

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү