Йодрык кадәрле түгел: бәрәңгесез калмабызмы?

Быел иген уңышына да, яшелчәләргә дә авыр ел туры килде. Корылык аркасында уңыш бер дә мактанырлык түгел. Җәй буе яңгырга тилмергән авыл халкына аеруча кыен. Быел аларга терлек азыгын юнәтү дә аеруча мәшәкатьле һәм чыгымлы булды. Инде көзен иң зур эшләрнең берсе – икенче икмәк җыеп алу вакыты килеп җитте. Халык нәрсәгә өметләнә? Алар уңыштан канәгатьме? Татарстан бәрәңге белән тулысынча тәэмин итә алачакмы? Без әнә шул хакта белештек.       

Шөкер итәбез

Елына күрә начар түгел. Бәрәңге уңышы турында сорашкан кешеләрнең күпчелеге әнә шулай дип шөкер итә. Әлки районының Карга авылында яшәүче Рамил Минһаҗев әйтүенчә, алар үзләре дә, авылдашлары да бәрәңгеләрен казып алган инде.

– Елына күрә ярый, дип әйтә халык. Быел эшне иртәрәк башладык. Бер атна дәвамында акрын гына уңыш җыю белән мәшгульләр. Безнең 10–12 сутый җиребез бар. Уңыш начар түгел. Ел да бер төрле орлык утыртсаң, әллә ни мул уңыш җыеп алып булмый. Без быел орлыклык бәрәңгене үзгәрткән идек. Шуңа күрә начар булды, дип әйтә алмыйбыз. Үзебезгә дә, балаларга да җитәчәк. Берничә капчык бәрәңгене ярминкәгә дә алып барып сату уе бар әле. Күршеләрнеке дә уңды. Иртә утыртучылар отты шул быел. Безнең авылда андыйлар узган елдагыга караганда да яхшырак уңыш җыеп ала алды, – диде ул.

Рамил Минһаҗев әйтүенчә, быел черекләре дә күренми. Аннан соң бәрәңгенең формалары да бертөрле, шома, матур.

– Сакларга да җиңел булыр быел. Череп интектермәс, дибез. Быел җирләр коры булгач, киптереп тә тормадык. Казып алганны базга урнаштыра да тордык, – диде ул.

Минзәлә районының Бикбау авылында яшәүче Люзия Мәрдамшина әйтүенчә, аларда да халык бәрәңге ала башлаган. Бөтенләй алып бетергән кешеләр дә бар икән.

– Быелгы ел өчен бик канәгать, дип әйтәләр. Зарланган кеше юк. Безнең үзебезнең дә уңыш яхшы. Мондый корылык елында да шушындый уңыш алгач, шөкер итәбез, – ди ул.

Буа районының Ташкичү авылында гомер итүче Салих Әхмәдуллин да зарланмады.

– Яңгырлар булмаса да, уңыш уртача. Утырткан вакытта күпкә өметләнгән идек, әлбәттә. Тик бездән генә тормый бит. Булганын кайнар җирдә пешереп яткырып булмый дип, җыеп алырга булдык. Күпчелек кеше алып бетереп бара инде. Уңыш түзәрлек, – диде ул.

Арчада яшәүче дустыбыз Рәис Шәкүровның исә, елдагыча, бәрәңгесе шәп булган.

– Быел минем киңәшне тыңлап, 1 майда ук утыртучылар отты. Аннан соңга калганнар оттырды. Дөрес, мин су да сиптем. Шуңа күрә уңыш та яхшы булды. Эре-эре бәрәңгеләрне сата да башладым инде, – диде ул.

Чүпрәле районының Кече Чынлы авылы халкы да бәрәңге алуга керешкән инде.

– Быел без бәрәңгене 3 майда утырттык, – ди Лилия Йосыпова. – Августның 20сендә алдык та. Ел саен трактор чакырта идек. Быел көрәк белән казып алырга булдык. Бездә кара туфрак, җир йомшак. Көрәге дә гади түгел әле бездә – агач. Элек ясалган ул. Бик җайлы, бәрәңгене кисми. Бәрәңге чыгышы елына күрә ярый – уртача. Вагы да җитәрлек. Өчкә аерып җыйдык: эресен, орлыкка калдырасын һәм вагын. Анысын кош-кортка пешереп ашатабыз. Ара-тирә коры черекләр дә бар иде. Үзебезнең бәрәңге, яхшы сакланса, ел буе ашарга да, орлыкка да җитә. Авыл халкында төрле фикер. Күбесе уңыш быел уртача, ди. Бөтенләй юк, диючеләр күренми. Кайвакыт ел әйләнәсе ашарга җитмәсә, күршеләр яки туганнардан алып торып, аннары уңыш алгач, бәрәңгеләтә кайтаручылар бар.

Казыйсы да килми

Ә  менә Биектау районының Татар Урматы авылы халкының кәефе бөтенләй юк.

– Быел бәрәңге тавык йомыркасы кадәр дә юк, бик вак, – ди биредә яшәүче Рамил Гыйльманов. – Башка елларны бу вакытта казу-алу эшләрен төгәлли идек инде. Быел бәрәңге алуның кызыгы юк дип, кешеләрнең бакчага чыгарга да күңелләре үсми. Авылдашлар мондый елны бер дә хәтерләми.

Татар Урматы халкы: «Бәрәңге икенче елга утыртыр өчен бераз чыкса ярар иде әле», – дип өметләнә. Ашар өчен сатып алырга ниятлиләр.

– Быел үзебез 3–4 капчык бәрәңге алырбыз, дип торабыз. Гадәттә, күпчелек әйберне Арча базарына барып алабыз. Быел да шулай итәчәкбез, чөнки Казандагы бәяләр белән чагыштырганда, анда арзанрак, – диде Рамил.

Шушы ук сүзләрне Азнакай, Ютазы халкы да әйтте. Алар да бәрәңгенең аз һәм бик вак булуына басым ясадылар.

Уңыш кадере

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белдергәнчә, халыкка борчылырлык сәбәп юк. Татарстан кешеләрне бәрәңге белән тулысынча тәэмин итә алачак. Икенче икмәк көзге ярминкәләрдә дә сатылачак. Рәсми чыганаклардан билгеле булганча, республикада бәрәңге үстерү белән 130 авыл хуҗалыгы оешмасы һәм фермер шөгыльләнә. Быел алар 3,9 мең гектар мәйданда бәрәңге үстергән. Әлеге җирләрнең барысына да диярлек су сиптерелә.

Республиканың иң данлыклы бәрәңге үстерүче фермеры Минталип Минехановның исә быелгы уңышка өметләре әллә ни зурдан түгел. Әлегә икенче икмәкне урыны-урыны белән генә алып караганнар. Бәрәңге игүгә ныклап торып 10 сентябрьдә генә тотынмакчылар. Быел да ул аны, узган елдагы кебек үк, 80 гектар мәйданда утырткан.

– Бәрәңге уңышы бик начар да, шәп тә түгел, – диде ул. – Уртача дип әйтсәк, дөресрәк булыр. Гектарыннан 250 центнер уңыш чыга. Барлыгы 20–25 тонналап уңыш булыр дип уйлап торабыз. Узган ел 40 тонна бәрәңге җыеп алган идек.

Фермер әйтүенчә, кайбер сортлар эссене яхшы кичергән.

– Хәзер кеше тәмле, чистартыр өчен уңайлы булган шома бәрәңге сорый. Шуңа күрә «Гала» сортын күбрәк утырткан идек. Ул халык өчен дә, предприятиеләргә дә яхшы. Тик корылыкка чыдам түгел ул. Уңышы да начаррак булды. «Элита», «Митино» сортлары каз йомыркасыннан эрерәк. Әлегә бәяләрне 17 сумнан алып 22 сумга кадәр куйдык. Күбрәк эре хуҗалыклар белән эшлибез. Киләсе атнадан халык күпләп йөри торган ярминкәләргә чыга башлыйбыз, – диде Минталип Минеханов.

 

Белгеч фикере

Фәния Җамалиева, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының бәрәңге үстерү үзәге төп белгече:

– Явым-төшем аз булгач, быел мул уңыш ала алмавыбыз аңлашыла да. 35 градуслы эсселек бәрәңге өчен бик начар. Бәрәңге формалашырга авыр булды быел. Соңрак утыртучыларның яшелчәләре чыга алмады. Кемнәрнеңдер бакчаларында бәрәңге 15 июльдә генә тишелеп чыкты. Иртәрәк утыртучыларныкы да кат-кат сабак чыгарды. Югары температурада бәрәңге яңадан вак бәрәңгеләр җибәрде, формасы да матур түгел. Корылык озакка сузылгач, сабаклары кибә башлады. Аннан соң чәчәк аткан вакытта коры булса, бәрәңге санын аз сала.

Күпчелек кешенең бәрәңге сабаклары корыды инде. Андыйлар булган уңышны җыеп алса да ярый. Ә менә сабаклары яшел утырганнарның үсәргә вакыты бар әле. Аларын алмаска киңәш итәм. Саклауга килгәндә, быел авырулар юк диярлек. Фитофтора да булмады. Шуңа күрә саклауда үзенчәлекләр юк. Елдагы тәҗрибәне истә тотып, базларга урнаштырабыз.

 

Татарстанда гомуми секторда иген игү мәйданнары:

2017 елда – 6222 гектар.

2018 елда  – 6230 гектар

2019 елда – 5266 гектар

2020 елда – 4078 гектар.

Сан

2020 елда республикада 1280,8 мең тонна бәрәңге җыеп алынган. Шуның 1067,6 меңе (83 проценты) шәхси хуҗалыкларда үскән.

Хәзергә авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында икенче икмәк гомуми мәйданның 3 процентыннан җыеп алынган. Бу – 139 гектар мәйданда дигән сүз. Әлегә барлыгы 2,4 мең тонна бәрәңге казып алынган. Уңдырышлылык гектарыннан 172 центнерны тәшкил итә.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү