Авыл халкы: «Печәне булса, сөенә-сөенә җыяр идек әле»

Печән өсте авыл халкы өчен бик җаваплы, мәшәкатьле, борчылу, шул ук вакытта күңелле дә чор инде ул. Авылда яшәүчеләр терлекләренә кыш чыгарга җитәрлек азык әзерләп бетергәч кенә иркен сулыш алып куя ала. Халык белән аралашкач, быел хәлләрнең катлаулы булуына, терлек азыгы әзерләү бик авырдан бирелгәнлегенә инандык. Печән, ашлык бәяләре дә кыйммәтләнер төсле. Бу көннәрдә кызу печән өсте дип әйтерлек булмаса да, халыкның кәефе һәм планнары белән кызыксындык.   

«Күңел болынга ашкына»

Балтач районының Арбор авылында яшәүче 83 яшьлек Фәләхетдин Сәлахетдинов – чалгы белән печән чабуның бөтен авырлыгын, шул ук вакытта бөтен рәхәтен татыган кеше. 30 елдан артык иртә таңнан болынга чыгып китеп, карчыгы белән төшкә кадәр, кояш кыздырып, хәлдән тайдыра башлаганчыга кадәр күкрәк киереп печән чапкан бит ул.

– Мин 25 ел тракторда, 10 ел ат җигеп колхозда эшләдем. Гомумән, 46 ел эш стажым бар. Печән чорын көтеп ала торган идек. Печәнне гел чалгы белән чабып әзерләгән кешеләр бит без. Басуга чыгып кермәсәм, күңел булмый торган иде. Хәзер менә бик авыр. Күңел шунда җилкенә. Өйдә көн үткәрә алмыйча азапланам. Узган ел әбием вафат булды. Күңелсезләнеп, аннан башка гына йөрдем. Кайда чабылмаган җирләр калган, шуннан чапкаладым. Быел көчем бетте, туктадым. Атны да саттым, – диде ул.

Фәләхетдин абый улы һәм килене тәрбиясендә яши. Әле дә абзар тутырып терлек тоталар. Көтүгә дүрт баш мал чыга, абзарда ике атлары, үгез һәм бозаулары бар.

– Әбине кырдан алып кайтып булмый торган иде. «Аз гына чабыйк инде», – дип көне буе ята ала иде. «Басуда печән бетәсе юк. Җитәр, кеше көлдереп йөрмик. Шушысы да җиткән», – дип чак алып кайтып китә торган идем. Печәнгә иртән иртүк чыгып китәбез дә төшкә кайтып керәбез. Калса, аннан соң тагын барып кайтабыз. Менә шулай эшләдек. Мин – әтисез, тамагы туймый үскән ятим бала. Шуңа күрә кечкенәдән тырыш булдым. 10 ел ат җиктем. Малай чакта ук тамак хакына эшләп йөрдем, – дип яшьлек хатирәләре белән уртаклашты Фәләхетдин абый.

Хәлләр катлаулы…

Хәзерге заманда чалгы тотып печән чабучылар юк диярлек. Фәләхетдин абый кебекләр дә бармак белән санарлык кына калып бара. Техникасы булган халык, терлек азыгын тиз арада чабып алып, эшне бетереп кую җаен карый. Тик быел, кызганыч: «Печәне булса, сөенә-сөенә җыяр идек әле», – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Республиканың күпчелек районнарында корылык булу сәбәпле, вазгыять катлаулы. Терлек тотучылар пошаманда. Кем белән генә сөйләшсәк тә, авыр сулыйлар.

Кукмара районының Югары Чура авылында яшәүче Василий Иванов әйтүенчә, аларда да мул уңыш белән мактанырлык түгел.

– Чокырлы урыннарда печән куерак. Таулы, ачыклыкта начар инде. Печән бәяләре дә арткан дип сөйлиләр. Әгәр дөрес булса, кечкенә түкне 140 сум диделәр. Чын булса, бик кыйммәт инде бу бәя. Халык бакчаларындагы печәнен чаба гына башлады әле. Күбесе яңгыр көтә. Хәзер бәрәңге урынына печән чәчәләр. Моңа кадәр шул бакчаларындагы белән канәгатьләнүчеләр дә була иде. Быел аланлыкларда тапсалар, аннан да чабарлар инде. Печән юк бит, – ди «Инстаграм»да «сәлам дуслар» буларак танылган блогер.

Кама Тамагы районының Олы Кариле авылы халкының да карашы күккә төбәлгән.

– Яңгыр яуса, печән булачак Аллаһы боерса, тик ул юк бит әле, – ди биредә яшәүче Рәдифә ханым. –  29 майдан бирле бер тамчы да төшкәне юк. Корылык. Печән начар. Бакчаларда үлән үстергән кешеләр генә чаба башлады. Ләкин чынлап торып печәнгә чыккан кеше юк әле. Хәер, яңгыр булса да, печәне үсми инде ул. Булганын вакытында җыеп алсаң да яхшы. Көтүлекләрдә берни дә калмады әнә. Быел хәлләребез бик начар. Белмим, нишләп бетәсе булыр.

Аның сүзләре буенча, «Август-Кама Тамагы» агрофирмасы кереп, печән үсә торган кырларны яндырып, сөреп чыккан. Халыкның шуңа да күңеле әрни.

– Печәнне чабып, халыкка таратканнан соң гына яндырган булсалар да, начар булмас иде әле, дибез, – диде әңгәмәдәшем. – Аптыраган инде. Кая бара бу дөнья? Малларыбыз ишле безнең. Кышны ничек чыгарбыз, дип кот очып тора. Бөтен нәрсәгә бәя арта. Яшәү дә күңелсезгә әйләнеп бара. Мин терлек азыгы әзерләүнең болай авыр булганын хәтерләмим. Печәне дә була иде. Кырдан да чаба иделәр. Ләкин без гадәттә сатып ала торган идек. Узган елларда күрше-тирә авыллардан да, фермерлардан да кайтартканыбыз булды. Булса, быел да сатып алыр идек анысы. Ләкин белмим, булырмы икән… Кем каян таба ала, шулай тырышыр инде быел. Узган ел бер кеше пай җирен алып, шунда печән чәчкән иде. Ләкин бик аз чыккан. Былтыр шул кырдан 100 түк үлән чыккан булса, быел 18не генә алганнар, диделәр.

Малны киметерләрме?

Шифалы яңгырлар Буа якларына да эләкмәгән. Ташкичү авылында яшәүче Салих Әхмәдуллин быел печән һәм иген бәяләре кыйммәтләнер дип фаразлый.

– Бу атнада Чувашия республикасындагы күрше авылда Сабан туе булды. Анда яңгырны койды гына. Бездә ник бер тамчы төшсен?! Анда яңгыры да заказ белән йөри шикелле. Халык печәнне ничек җайлый ала, шулай тырыша инде. Кемдер фермерлардан ала, кемгәдер бакчадагысы да җитә. Фермерлар да кыйммәт бәя куйды. Зур түкнең бәясе – 1700, уртачасы – 1300, кечкенәсенеке 100 сум тора. Узган ел белән чагыштырганда, бәяләр артты. Берьеллык үләннең беренче каты яхшы булган иде. Икенчесе булмас инде. Икмәкнең дә бәясе артыр инде. Халыкның телендә шушы тема гына. Нәрсә эшләрбез, малларны киметәбез, дип әйтүчеләр дә бар. Безнең авылда күпләп каз да асрыйлар бит әле, – дип уфтанды әңгәмәдәшебез.

Әлмәт районының Бишмунча авылында яшәүче Айдар Габдрахманов әйтүенчә, авылда мал асраучылар күп. Халык 60лап сыер тота.

– Печән әзерләү авыррак шул быел. Соңгы берничә көндә генә яңгыр күрдек. Печән шуннан соң гына күтәрелеп китте. Аллаһы Тәгаләнең ярдәменә ышанабыз. Булыр дип өметләнәбез инде. Тагын яңгыр кирәк. Әлегә печән урман буйларында гына бар. Кырларда хәлләр бик авыр. Үләннәр көеп, корып утыра иде. Яңгырдан соң бераз яшелләнделәр. Әлегә бәяләр билгеле түгел, ләкин артачагына иманым камил. Салам юнәлтү дә авыр булыр төсле. Уҗымнар, арышлар начар тишелде. Күпчелек хуҗалыклар көзге арышны терлек азыгы өчен базга сала башладылар, – диде ул.

Айдар Әлмәт районы авылларында мал табибы булып эшли. Шуңа күрә, ул әйтүенчә, халык малларын киметү турында уйлана башлаган. Терлек асрау елдан-ел авырлаша. Чыгымнарны күтәрергә халыкның көче җитми, ди ул.

– Бездә кешеләр гадәттә печәнне болын, кырлардан җыя. Күпләп бәрәңге утыртучылар да бар. Апрель, май башында утыртучыларның икенче икмәге күмәрлек булып күтәрелгән инде. Быел яшелчәләрне иртәрәк утыртучылар отты. Су да сибеп булмый. Бар кеше бакчага сиптерә башласа, басымның көче җитми. Елгалар кибеп бара. Буа, урманнардагы җәнлекләр су эзләп елгаларга төшәләр, – диде ул.

Бәлки, Актаныш районының Киров авылыннан яхшы хәбәрләр ишетербез дип өметләнгән идек. Тик, ни кызганыч, бу якларда да кәеф бик күтәренке булып чыкмады.

– Әлегә печән җирен бүлү турында сөйләнмиләр. Болын-кырларда ул начар үскән. Безнең авылда мал асраучылар аз. Яшьләр кирәксенми. Олыларның күпчелеге кәҗә асрауга күчеп бетте. Сабан туенда чыгыш ясаган агрофирма җитәкчесе әйтүенчә, алга таба да яңгырлар булмаса, икмәккә бик нык кытлык булачак, терлек азыгы әзерләү дә авырга туры киләчәк, – диде Алсу Хуҗина.

Балык Бистәсе яңгырга сөенә

Ниһаять, белешә торгач, Балык Бистәсе районында яшәүчеләр күңелгә җылы кертә торган хәбәр җиткерделәр. Әлеге районда явым-төшемнәр яхшы булган. Без шалтыратканда да Казанда кояш кыздырса, Балык Бистәсендә яңгыр ява иде.

– Без печәнгә тотынмадык әле. Яңгыр ява бит һаман, – диде район үзәгендә яшәүче Алсу Шәкурова. – Малларыбыз шактый. Терлек азыгын үзебез дә җыябыз, сатып та алабыз. Быел бездә печән бик әйбәт. Кирәк вакытта яңгыры да булды, әле дә ява. Шуңа күрә терлек азыгын җитәрлек әзерли алырбыз дип уйлыйбыз. Печән бәяләре билгеле түгел әле бездә. Узган ел төрлечә булды. Зур түкне 1000 сумга да, аннан арзанрак бәягә дә сатып алдык.

Печән бәяләре

Зур түк – 1500–1700 сум

Уртача түк – 1300 сум

Кечкенә шакмаклы түк – 100–140 сум

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларына караганда, хәзер республиканың бөтен аграрийлары терлек азыгы әзерләү белән мәшгуль. Бүгенгә игенчеләр тарафыннан 234 мең гектар күпьеллык үлән чаптырылган, шулардан 61090 гектары – печән, 159819 гектары – сенаж һәм 11820 гектары – яшел азык. Барлыгы 533443 тонна сенаж һәм 62820 тонна печән әзерләнгән. Бу юнәлештә Әтнә (34661 тонна), Балтач (32467 тонна), Тәтеш (29100 тонна), Актаныш (27347 тонна), Кукмара (27850 тонна) һәм Түбән Кама (20500 тонна) аграрийлары актив эш алып бара.

Зөһрә Садыйкова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 


Фикер өстәү