Анапа-Екатеринбург поездында 13 яшьлек кыз вафат булган. Ул әти-әнисе белән ялга бара торган була. Башлангыч мәгълүматларга караганда, кыз авыруы аркасында үлгән.
Кыз вафат булган урынны «Каменск-Уральский» станциясендәге тикшерү-оператив төркем хезмәткәрләре караган. Прокуратура тикшерү эшләрен башлаган.