Анапада курорт сезонын бер айга иртәрәк ачарга җыеналар

Анапа курорт сезонын гадәттәгедән бер айга иртәрәк — 1 майда ачарга әзерләнә.

«Май бәйрәмнәренә 80 меңнән артык турист Анапага килергә планлаштыра. Быел, узган елдагы кебек үк, без сезонны бер айга иртәрәк ачабыз. Бу вакытта уртача 90 процент йөкләнеш белән 245 объект эшләячәк», — дип хәбәр ителә мэриянең телеграм-каналында. Бу турыда РИА Новости яза.

Хакимият хәбәр иткәнчә, бәйрәмнәрдә җылы һава көтелә.

Билгеләп үтелгәнчә, ел башыннан Анапага 160 меңгә якын кеше килгән, бу узган елга караганда 8 процентка күбрәк.

 


Фикер өстәү