Фәхретдин Гозет: “Татарстанда яңа ачылган лагерьлар заманчалыгы белән аерылып тора”

Халыкара лагерьлар хезмәттәшлеге Президенты Фәхретдин Гозет Татарстанга беренче тапкыр килгәч, лагерьларның күплегенә шаккаткан булган.  

– Татарстанга беренче тапкыр килгәч, лагерьларның күплегенә шаккаткан идем. Монда соңгы ике елда икенче мәртәбә килүем. Яңа ачылган ял үзәкләре заманчалыгы, архитектурасы, эчтәлеге белән аерылып тора. Замана баласы хәзер үзгә, аларның карашлары да башка. Бу үзенчәлекләр дә исәпкә алынган. Татарстанда беренче мәртәбә лагерь җитәкчеләре өчен интернациональ курслар үтәчәк. Барлык лагерьларга да стандарт бер. Аны үтүчеләр республика, ил генә түгел, халыкара лагерьларда да эшли алачак, – дип сөйләде Фәхретдин бәй «Татар-информ”да узган матбугат очрашуында.

Аның әйтүенчә, иң күп лагерьлар Россия, АКШта оештырылган. Татарстанда гына 131 стационар лагерь эшли. Бу бик зур сан! Пандемиядә дәүләт ярдәме булмагач, чит илләрдә күп кенә лагерьлар ябылган. Америкада күп программалар түләүле икән. Төркиядә оештырылган лагерьлар турында да сөйләп үтте ул. Анда 6-17 яшьлек 18 миллион бала исәпләнә. 1,5 миллион укучы лагерьларда ял итә. 150 мең бала дәүләт лагерьларына бушлай йөри. Моның өчен мәктәптән яхшы уку турында белешмә алып килергә кирәк. Калганнары хосусый булып санала. Төркиядә космик, музыка, спорт лагерьлары да бар.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү