Казан май бәйрәмнәрендә ял итү өчен туристларның иң яраткан шәһәрләре рейтингында 4 нче урынга чыккан.
Бу хакта сәяхәтләр оештыру буенча OneTwoTrip онлайн хезмәте хәбәр итә. Сәяхәтчеләрнең 18 проценты майда Санкт-Петербургта ял итәргә теләк белдергән. Икенче урында – Мәскәү. Ял итәргә ниятләүчеләрнең 12 проценты башкалага юл тотарга җыена. Сочи өченче урынга чыккан (9 процент). Туристларның 5,3 проценты Казанны сайлаган. Түбән Новгород – бишенче урында.
Әлеге шәһәрдә ял итәргә ниятләүчеләр саны артмаган диярлек.
Казан мэры Илсур Метшин белдергәнчә, башкала елына 5 миллион туристны кабул итүгә омтылырга тиеш. Узган елда Татарстан башкаласында 3 миллионнан артыграк кунак булып киткән.