Рөстәм Миңнеханов Казанда 107 нче гимназия ачылышында: Бу яңа мәктәп — бүгенге мәктәп  үрнәге

Бүген Казанның Яңа Савин районында 107 нче «Открытие» гимназиясе укучылар өчен ишекләрен ачты. Яңа уку йортын ачу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, башка рәсми затлар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Казанда 107 нче гимназия ачылышында: Республикада 500 меңнән артык бала мәктәпләргә бара, шуларның 57 меңнән артыгы - беренче сыйныф укучылары

Гимназия Сибгат Хәким урамында урнашкан, белем бирү учреждениесенең проект куәте — 1 224 укучы.

Бина лабораторияләре һәм эксперименталь зоналары булган заманча уку кабинетлары, лингафон кабинетлары белән җиһазландырылган, видеоэлемтә мөмкинлекләре булган конференция залы бар.

Гимназиядә 22 башлангыч сыйныф кабинеты, озайтылган көн төркемнәре өчен уен бүлмәләре; 5-11 сыйныфлар өчен 48 уку кабинеты; спорт-сәламәтләндерү комплексына ике спорт залы керә: тренажерлар белән кече гимнастика залы һәм җиһазландырылган киенү бүлмәләре, душ бүлмәләре, шул исәптән халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен дә, ике касәле бассейн.

Территориядә спорт мәйданчыклары урнашкан: футбол, волейбол, теннис, тренажерлар булган спорт белән шөгыльләнү өчен мәйданчык.

Рөстәм Миңнеханов 1 сентябрь — Белем көнен мөһим вакыйга дип атады. «Республикада 500 меңнән артык бала мәктәпләргә бара, шуларның 57 меңнән артыгы – беренче сыйныф укучылары», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук республикадагы барлык мәктәпләр яңа уку елына әзер дип белдерде.

«Бу яңа мәктәп — бүгенге мәктәп  үрнәге, – диде Татарстан Рәисе. — Без мондый мәктәпләрне шактый күп төзибез, әмма алар елдан-ел ниндидер яңалыкларга ия була баралар. Балаларыбыз үссен, республикада тынычлык һәм татулык булсын, икътисадыбыз үсеш алсын, республика башкаласы матурлансын, ә сез барыгыз да исән, сәламәт булыгыз һәм балаларыгыз сезне шатландырсын. Яңа уку елы белән!»

107 нче гимназия директоры Анастасия Акмаевага яңа мәктәпнең символик ачкычы тапшырылды.

Казан мэры Илсур Метшин барысын да Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлады. Быел Казанда 174 мең укучы парталарга утырачак, дип ассызыклады ул. Бу — рекорд сан, һәм без бүген яңа мәктәптә. Казанның, республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, 6 мең балага исәпләнгән дүрт яңа мәктәбе бар. «Бүген Казанда беренче тапкыр 20 мең беренче сыйныф укучысы парталарга утыра, — дип искәртте шәһәр мэры. — Бу да — рекорд сан. Ә инде 2025 елда без тагын 20 мең беренче сыйныф укучысын көтәбез! Мин һәркемнеңбалалары әниләрен һәм әтиләрен әби-бабайларын шатландырып үсүләрен, аларга барлык шартлар тудырылуын һәм үз талантларын ачуларын телим. Бу мәктәптә бик яхшы сыйныфлар гына түгел, 700 урынга якын актлар залы, ике бассейн, спорт заллары да бар. Балаларыбыз бәхетле һәм сәламәт булып үссеннәр, ә без моның өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез», — диде Илсур Метшин.

Тантаналы линейка тәмамлангач, Рөстәм Миңнеханов, Илсур Метшин һәм башкалар яңа бинаны карап чыктылар, биредә урнаштырылган заманча җиһазлар белән таныштылар. Кунаклар өчен «Открытие» гимназиясен тәкъдир иттеләр. Моннан тыш, алар мәгълүмат-китапханә үзәгендә һәм конференцияләр залында, башлангыч мәктәп кластерында булдылар (биредә беренче сыйныфларның берсендә беренче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырылды).

Белешмә өчен:

Татарстан Республикасында 2023/2024 уку елында мәктәп парталарына 511 мең бала (511 648) утырачак, шуларның 57 меңе (57494) – беренче сыйныф укучылары.

2023 ел Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Педагоглар белән берлектә генә үткәндәге казанышларны саклап калырга һәм Татарстан мәгариф системасына яңалык кертергә мөмкин. Балалар — Россия һәм Татарстан Республикасы дәүләт сәясәтенең мөһим өстенлеге.


Фикер өстәү