Августта өлгермәсәң, беттең… Биометрия мәгълүматын нишләтергә?

“Август азагына кадәр күпфункцияле үзәк аша биометрия мәгълүматын таратудан баш тартып гариза язмасаң, синең турында шәхси мәгълүмат бөтен җиргә таралачак…” Бу атнада әнә шундый эчтәлектәге смс-хәбәрләр ил күләмендә бик күпләрнең төн йокысын качырды. Татарстанда гына да август азагында 18 меңләп кеше ашыгыч рәвештә гариза язу теләген белдергән. Белгечләр исә әйткән һәр сүзгә ышанмаска киңәш итә.

– Күпфункцияле үзәкләр тирәсендә ыгы-зыгы социаль челтәрләрдәге дөреслеккә туры килмәүче хәбәрләр аркасында килеп чыкты, – дип аңлаткан Татарстан күпфункцияле үзәге җитәкчесе Ленара Мозафарова. – Бу гражданнарны биометрия мәгълүматы ярдәмендә танып белү турындагы федераль канун тирәсендәге аңлашылмаучанлык аркасында килеп чыккан булырга мөмкин.

Җитәкче сүзләренә караганда, моңа кадәр бармак эзе, йөз фотосы, тавыш кебек биометрия мәгълүматын эшкәртү, җыю белән банклар һәм башка шәхси оешмалар шөгыльләнгән. Хәзер исә бу эш Бердәм биометрия системасына күчкән. Банклар исә август азагына кадәр үзләрендә булган мәгълүматны тапшырып бетерергә тиеш. Тик моның өчен бармак эзе хуҗасыннан рөхсәт алырга кирәк. Юк икән, бөтен мәгълүмат юкка чыгачак.

– Гади халыкка гаризаны исә теләсә кайсы вакытта язарга мөмкин. Канунда моңа бәйле бернинди чикләү дә юк, – ди Ленара Мозафарова.

Тик эт чаба дип, бет чаба килеп чыкты. Танышлар, дуслар, туганнар үзара коткы таратып, чак кына ил күләмендә күпфункцияле үзәкләрнең эше тукталып калмады. Имеш-мимеш таратучылар да шуңа өметләнгәндер, бәлки. Татарстан күпфункцияле үзәгенең рәсми сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, августның соңгы биш эш көнендә генә дә (31 августны кертмичә) бирегә гариза язарга теләп 18 меңләп кеше мөрәҗәгать иткән. Чагыштыру өчен, июль аенда андыйлар 800 кешегә дә тулмаган.

Көн кадагындагы дүрт сорау

Биометрия мәгълүматы нәрсә ул?

Биометриянең төп биш төре киң таралган. Болар – бармак эзе, йөз фотосы, тавыш, күз тышчасы һәм уч төбе фотосы. Әгәр сез моңа кадәр үзегезнең шәхси мәгълүматны җыярга һәм тапшырырга язмача ризалык бирмәгәнсез һәм аны “Госуслуги. Биометрия” мобиль кушымтасына яки коммерцияле оешмага тапшырмагансыз икән, Бердәм биометрия системасына сезнең мәгълүмат, гомумән дә, була алмый.

Ул ни өчен кирәк?

Бердәм биометрия системасында теркәлгән мәгълүмат ярдәмендә финанс хезмәтләрне рәсмиләштерергә, электрон имза куярга, җанатар картасы алырга, Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлү узарга мөмкин. Киләчәктә мондый биометрия кибеттә яки җәмәгать транспортында түләргә, имтихан бирергә яки нотариуска мөрәҗәгать итәргә дә мөмкинлек бирәчәк дип көтелә. Бу – бөтен эшне интернет аша башкарырга күнеккән кешеләргә уңайлы булачак, дигәннәр.

Бердәм биометрия системасында синең шәхси мәгълүмат бармы–юкмы икәнен ничек тикшерергә?

Моның өчен Дәүләт хезмәтләре порталына керергә кирәк. “Профиль” бүлегенә кереп, “Биометрия” төймәсенә басыгыз. Әгәр сез биометрия мәгълүматын тапшырмагансыз икән, “биометрия теркәлмәгән” дигән язу чыгачак.

Үз биометрияңне ничек бетерергә?

Шәхси мәгълүматтан файдалануны туктату өчен, язмача яки электрон рәвештә гариза язарга кирәк. Моны биометрия тапшырган оешмада, мәсәлән, банк бүлекчәсендә эшләргә мөмкин. Дәүләт хезмәтләре порталындагы “Биометрия” бүлекчәсе аша да гариза җибәреп була. Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать иткән очракта, паспорт һәм СНИЛС сораячаклар.

Эльвира ВӘЛИЕВА


Фикер өстәү