Үсмер кызны юлдан яздыручы укытучыны тоткарлаганнар

Мәскәүнең Нагатино районында үсмер кызга карата бозык гамәлләр кылуда шикләнелүче ир-атны тоткарлаганнар. Бу хакта “Российская газета” Тикшерү комитетының Мәскәүдәге идарәсе телеграм-каналы мәгълүматларына таянып яза.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, әлеге ир мәктәптә биология укыткан. 2019 елның ноябреннән 2020 елның апреленә кадәрге чорда мәктәптә укучы 2006 елгы кызга карата бозык гамәлләр кылган.
Үсмернең әтисе 28 яшьлек укытучыга карата гариза язган. Балага карата бозык гамәлләр кылуда шикләнелүче тоткарланган. Аңа гаепләү белдерелгән.

Нагатино районара тикшерү бүлеге “Балигь булмаганга карата бозык гамәлләр кылу” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү