Сәер шартларда югалган аниматор-кызның үле гәүдәсен тапканнар

Краснодар крае тикшерүчеләре 4 майга каршы төндә урман полосасында 19 яшьлек аниматор Татьяна Мостыконың мәете табылуы турында хәбәр иткән.

“Тикшерүчеләр югалган кызның мәетен төнлә урман полосасында тапканнар”, – диелгән Россия Тикшерү комитетының Краснодар крае буенча Тикшерү идарәсе хәбәрендә.

Тикшерүчеләр шулай ук аниматорның мәете табылган урыннан видеокадрларны дөньяга чыгарганнар. Алардан күренгәнчә, җинаятьчеләр үтергәннән соң кызны җиргә күмеп куйганнар.

Хәзерге вакытта җинаять кылуда шикләнүчеләр тоткарланган.

Кубаньда аниматорларның бик сәер генә югалулары турында 29 апрельдә мәгълүм булган. Аларны берничә көн эзләүнең бернинди нәтиҗәсе булмаган. Берникадәр вакыттан соң аниматорларның яндырылган автомобиле табылган.

Соңыннан фаҗигагә ачыклык кертелгән. 28 апрель кичендә, чыгыш ясаганнан соң, юлда аниматорларның машинасы ватылган. Җинаятьчеләр, акчаларын урлау ниятеннән, аларны үтерергә карар кылган.

Җинаять кылуда шикләнүчеләр әйтүенчә, алар аниматор егетне – Кирилл Чубконы Ирклиевская станицасы тирәсендә үтергәннәр. Берәр сәгать чамасы узганнан соң Кириллның коллегасы – Татьяна Мостыконың башына җиткәннәр. Аниматорларның икесен дә пычак белән кадап үтергәннәр. Мәетләрен урманга күмгәннәр, ә автомобильләрен яндырганнар.

Җинаятьчеләр шул ук көнне Чубконың банк картасындагы барлык акчасын кызның счетына күчергәннәр. Шуннан соң күршедәге станицага килеп, банкоматтан 200 мең сумнан артыграк акча алганнар.
Фаҗига буенча “Үтерү” статьясы нигезендә җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү