Югалган 16 яшьлек кызның мәетен тапканнар

Пермь өлкәсендә 10 октябрьдә югалган кызның мәетен тапканнар, дип хәбәр итә «КП-Пермь».

Березников авылында яшәүче 16 яшьлек кызны дүшәмбе кичендә эзли башлыйлар. Кызның югалуы турында хәбәр «Вконтакте» социаль челтәрендә тарала. Анда кызның 17.00 тирәсен өйдән чыгып китүе языла.

11 октябрь кичендә җирле пабликларда кызның мәете табылуы турында хәбәрләр пәйда була. Мәрхүмнең дусты ул үз-үзенә кул салган дип яза.

«КП-Пермь» фаҗиганың нечкәлекләрен белү өчен тикшерү комитеты белән элемтәгә кергән, ләкин шәрехләмә ала алмаганнар.


Фикер өстәү