Кызлар кайгысы түгел! Җенескә бүлеп укытуның нинди тискәре һәм уңай яклары бар?

Җәмгыятьтә, егетләр яки кызлар гына аерым укыган мәктәпләрдә уку кызык түгелдер, алар үз эченә бикләнеп үсә, дигән фикер яши. Гендерлы, ягъни җенескә бүлеп укытуның нинди тискәре һәм уңай яклары бар? Казандагы ир малайлар укый торган 7 нче лицей-интернатка менә шуларны белү өчен килдек тә инде.

Укытучы өйгә  килә

Хәзерге вакытта лицей-интернатта илнең һәм республиканың төрле төбәкләреннән 230 бала укый. Мәскәү, Владимир шәһәрләре, Әстерханнан килүчеләр дә бар. Монда мари, чуаш, рус, татар, таҗик, төрек, үзбәк һәм  башка милләт балалары  укый. Күбрәк татарча сөйләшәләр. Татар теле белән әдәбият дәресләре атнага өч сәгать керә.

Лицей директоры Алмаз Шакирҗанов әйтүенчә, әти-әниләр уку йортын   яхшы  белем һәм тәрбия өчен сайлый. Лицейны тәмамлаучылар  Татарстанда гына түгел, Мәскәү, Петербург һәм чит ил вузларында укуын дәвам итә. Монысы да  әти-әниләр өчен мөһим. «Укып бетергәч, кире кайтучылар да,  читтә калучылар да бар», – ди Алмаз Шакирҗанов.

Башка мәктәпләрдән аермалы буларак, мондагы укытучылар балаларның өйләренә хәл белешергә йөри. Мөгаллимнәр аларның яшәү шартларын тикшерү өчен түгел, гаиләдәге мөнәсәбәтләрне, әти-әниләрнең  уку йортыннан нәрсә көтүен белү өчен бара. Укытучы кунакка килеп киткәч, аңа ышаныч тагын да арта.

«Тәгәрмәчле» укытучылар. Сәлимовлар гаиләсе көн саен Мамадыштан Алабугага барып укыта

Малай-шалайлармы?

Малайлар җыелган җирдә тәртип  саклау бер дә җиңел түгелдер кебек тоела. Алар бит әтәчләнергә  ярата.

– Бездә тәртипсез балалар юк. Алар укырга дип килә. Лицейдан чыккан балалар тәрбиясе, телен, милләтен, туган җирен яратуы белән аерылып торсын! Яхшы әти булсын дигән максат куябыз. Укытучы үрнәк булса, балага сүз белән аңлатырга да кирәкми. Бездә мөгаллимнәр үз үрнәгендә тәрбияли, – ди директор.

Директорның милли мәсьәләләр  буенча урынбасары, сыйныф җитәкчесе Алмаз Мансуров  лицейда ун  еллап эшли икән инде.

– Болай эшләсәң – начар, тегеләй эшләсәң, әйбәт дип  әйтеп булмый. Чикләүләр куярга тырышмыйбыз, кешене мохит  тәрбияли, – ди  Алмаз Мансуров. – Төрле бала бар. Егетләр нәрсәдер эшләсә, әйтик, бераз  бер-берсе  белән көрәшеп алса, әти-әниләргә хәбәр итмим. Алар үзләре хәл итәргә тиеш. Килешенгән кагыйдәләр бар. «Ни өчен шулай эшләдең?» – дип фикерен сорашам. Егетләр ярышырга ярата. Әтәчләнү дигән нәрсә башта булып ала инде ул. Алар безгә 5 нче сыйныфка төрле мәктәптән килә бит. Тәртипләре дә, карашлары да төрлечә була. Бездә укып, кысага керәләр,  кечерәкләр олыракларга абый  дип дәшә. Мин  бер ел гади мәктәптә эшләп карадым. Анда балаларны ашханәдә үзләрен генә калдырып китеп булмый, шаулаша  башлыйлар иде. Бездә исә  табынга утыргач, бер тавышлары да чыкмый. Тәнәфестә коридордан узсагыз, уйнаган, йөгергән, көрәшкән малайларны да күрерсез. Егетләр актив, әмма алар бер-берсенә карата җылы мөнәсәбәттә. Өлкәннәр кечерәкләргә өй эше эшләргә булыша.

Ким түгелләр! Инклюзив белем бирүнең тискәре һәм уңай яклары турында

Башта уку гына

Әнә  коридорда бер малай бик  бирелеп китап укый. Мондый  сирәк очрый торган күренешне игътибарсыз калдырып буламыни?! Яшел Үзәннән килгән 5 нче сыйныф укучысы Ибраһим Сәлахов икән.

– Бүлмәбездә китап уку буенча икенче урын алган идем. Бу тарихи китапны «башкан»  (кече сыйныфларга  билгеләгән өлкән сыйныф укучысы. – Авт.) бүләк итте миңа. Бик кызыкка охшап тора, – ди Ибраһим. – Әти-әнием бу лицейга  барырга тәкъдим иткәч каршы килмәдем. Монда укыйм һәм яшим. Өйне бераз сагынам инде. Тормышка  мин  күпмедер дәрәҗәдә әзер. Әни чалбар үтүкләргә өйрәтте, ботинкаларны да үзем чистартам.

Самат Хәмидуллин да, Әсгать Шәмсиев тә – Казан егетләре. Икесе дә программист булырга җыена. Татарчаны да ярыйсы гына беләләр. «Укырга кызык. Егетләр генә уку бер дә сәер түгел», – ди  Әсгать.

Коридорда башка  малайларны да туктатып сөйләштек, беренче мәхәббәт турында да тел төпләрен тикшереп карадык. Янәсе, кызларның чәчләрен тартмагач, аякларына басмагач, нәрсә була инде ул? Арада кайберләре серле генә елмаеп куйса, «Бездә – кызлар түгел, уку кайгысы», – диючеләр дә булды.

Тәрбияче «абый»лар

Төрек егете Алтун Әбүбәкер дә шушы лицейда белем алган. Хәзер шунда укучыларны робот техникасына өйрәтә, шул ук вакытта тәрбияче дә.

– Башта  кызлар белән аралашырга авыррак, әмма бер елда бар да тәртипкә салына. Укып бетергәч, гашыйк буласың да өйләнәсең. Менә бу беренче һәм гомерлек мәхәббәт була, – ди Әбүбәкер елмаеп.

Тәрбияче буларак аннан малайларның тәртибе турында кызыксындык. «Башта бәдрәфкә бара, теш чистарта, карават җыештыра белмиләр, барысына да өйрәтәбез. Сугышалар дип әйтә алмыйм. Кечерәкләргә өлкән сыйныф укучылары беркетелгән, аларны тәртиптә тоталар», – ди Әбүбәкер Алтун.

Казан егете Искәндәр Сөнгатов та шушы лицейны тәмамлаган. Хәзер ул информатика дәресләрен укыта, тәрбияче вазыйфасын башкара.

– Малайлар бер яшьтә булгач, кызыксынулары охшаш. Шуңа күрә аралашырга күпкә  җайлырак. Бер-берсенә булышалар. Аерым укытуның яхшы якларын күбрәк күрәм, – ди Искәндәр.

Белгеч фикере

7 лицей-интернат директорының укыту эшләре буенча урынбасары Таһир Гыйззәтуллинның кызлар һәм егетләр  лицеенда эшләү тәҗрибәсе бар.

– Кызлар һәм ир малайлар төрлечә «өлгерә»ләр. Алар мәгълүматны төрлечә кабул итә. Укытуда кызларга – бер, егетләргә икенче алымнар туры килергә мөмкин. Һәм бу тәрбиядә дә шулай. Бергә укыган сыйныфта кызларга гына аңлата торган әйберне малайларга аңлатып булмый яки киресенчә. Алар үз фикерен әйтергә читенсенә. Аерым укыганда, оялып тормыйлар. Кайберәүләр,  җенес ягыннан аерым укыганнар алга таба кызлар яки егетләр белән  уртак тел таба алмый, дип борчыла. Бездә интернет, социаль челтәрләр  бар. Алар өйләренә дә кайтып йөриләр. Гади мәктәптә  кызлар егетләрнең яки, киресенчә, бер-берсенең начар ягын күреп, хөрмәте кимергә мөмкин. Аерым укыганда, 18–19 яшьтә инде  андый проблеманы күрми кала. Егетләребезнең, өйләнгәч, аерылышу күрсәткече бик түбән. Россиядә өйләнешүчеләрнең яртысының гаиләсе таркалса, бездә бу – 10 процент чамасы. Алар гаилә коруга җитди карыйлар.

Кызлар лицеенда эшләгәндә, бер генә тискәре ягын күрдем. Кызлар малайлар янәшәсендә  үзләренең тышкы кыяфәтенә күбрәк игътибар бирергә тырыша. Малайлар булмагач, бу хакта уйламыйлар.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү