Ким түгелләр! Инклюзив белем бирүнең тискәре һәм уңай яклары турында

Авыру балаларның күбесе өйдә түгел, мәктәптә укый хәзер. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда узган уку елында  аларның 12  меңнән артыгы укырга йөргән. Бу сан елдан-ел арта  бара. Мондый балаларга карата җәмгыятьнең фикере үзгәрдеме? «ВТ» хәбәрчесе инклюзив белем бирүнең тискәре һәм уңай яклары турында белеште.

Бу теманы язганда, инклюзив белем бирү  өлкәсе белгечләре  гадәттә авыру  түгел, үсешендә үзенчәлекләр булган, сәламәтлекләре чикләнгән, дип  төзәтә. Мөмкинлекләре чикле дигән сүзне дә хупламыйлар. Ни өчен дигәндә, сәламәт балаларга караганда, алар күпкә  тырышрак, үҗәтрәк тә әле. Белгечләр безне сак булырга чакыра. Тәҗрибәмдә шундый хәл дә булды. Бер әни  коррекцион сыйныфтагы балаларны авыру дип язган өчен бик каты итеп сүккән иде. Менә шундый бик четерекле тема бу.

– Бүген әти-әниләр үсешендә үзенчәлекләр булган балаларны  махсус  учреждениеләрдә һәм  гади мәктәпләрдә  укыта ала. Бүген  аларга карата укучыларның мөнәсәбәте уңай. Сыйныф сәгатьләрендә, шулай ук  аерым укучылар белән толерантлык турында сөйләшүләр уздырыла. Белгечләр җитә. Мәктәпләрдә уңайлыклар тудырылган, укыту өчен кирәк-яраклар сатып алына. Кул хезмәте белән шөгыльләнү өчен остаханәләрне, психолог, логопед кабинетларын җиһазландыруга зур игътибар бирелә. Шулай ук укыту программалары да стандартларга туры китереп яңартыла, – диделәр безгә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында.

Казан инновацион университеты ректоры урынбасары, инновацион педагогика  һәм инклюзив белем бирү фәнни тикшеренүләр институты  директоры Дания Әхмәтова белән   бу төр белем бирү турында сораштык.

– «Мәгариф турында»гы Законда, мәктәптә укый алмый торган бер генә бала да юк, диелгән. Авырулары бик күп булганда гына гади мәктәптә укый алмыйлар. Мин Германия мәктәпләрендә андый балалар белән эшләү тәҗрибәсен күрдем. Бер балага 4–5 инструктор  ярдәм итә. Бездә андый мөмкинлек юк. Шулай да тьюторлар бирәләр. Хәзерге белем бирү процессын бары инклюзия юлыннан гына дөрес итеп алып барырга мөмкин. Бу – хәзерге заманда иң кирәкле әйбер. Мәктәптә һәр балага  белем алуда тигез мөмкинлек бирергә кирәк. Европада инклюзив белем бирү 50 ел элек тормышка ашырылса, бездә ун ел эчендә дә  күп эшләр башкарылды. Хәзерге вакытта мәктәпләрнең яртысы диярлек инклюзия тибына керде, – ди Дания Әхмәтова.

Белгеч белдергәнчә, бу темага сораштыру уздырган булганнар. Анда республикадагы 600ләп бакча, мәктәп, һөнәри уку йорты катнашкан. Нәтиҗәдән күренгәнчә, укытучыларның 65 проценты мондый балалар белән үзләрен тыныч тота белми, чөнки алар белән эшләү җиңел түгел.

– Мин элек  мәктәп директоры булып эшләдем. Ул вакытта инклюзия сүзен дә белмәгәнбез. Авыру балалар күп иде, барысын да укытып чыгардык. Арада бик  начар күргәне, ишеткәне дә, аксап йөргәннәре дә, дауннар да  булды. Директор, бакча мөдире, ректорлардан да күп нәрсә тора.  Тик алар авыру балаларны  алырга бик атлыгып тормый. Авыру балаларны  сәламәт укучылар төрлечә кабул итә. Дөрес итеп аңлатсалар, бернинди кыенлык та юк. Балалар бакчасы, башлангыч мәктәптән үк инклюзив белем бирүне керткәндә, эш  җиңел барачак. Педагогик һәм психологик ярдәм дә кирәк. Без фәнни-методик үзәк булып торабыз, укытучыларны укытабыз, семинарлар үткәрәбез.

Илүсә Назарова  Казан мәктәпләренең берсендә укыта. Аның әйтүенчә,  авыру балалар белән  эшләү тәҗрибәсе бөтенләй юк.

– Минем фикерем бер төрле генә түгел. Бер караганда, авыру балаларның әниләрен дә аңлыйм. Аларның ул-кызларын тормышка яраклаштырасы, мәктәптә укытасы килә. Тик шул ук  вакытта укытучыга  авыру балалар белән эшләү бик авыр. Алар бит аеруча игътибар сорый. Шул ук вакытта алдынгы укучылар, башкалар белән дә эшләргә кирәк. Укытучы бит  берьюлы берничәгә бүленә алмый. Монда бик зур сабырлык кирәк, мин  болай эшли алмас идем. Шуңа күрә инвалид балаларны аерым сыйныфларда, махсус укытучылар укытырга тиеш дип саныйм, – ди Илүсә Назарова.

Балтач районының Карадуган мәктәбенең инклюзив белем  бирү эшләре буенча директор урынбасары  Гүзәл Закирова белән үзенчәлекле балаларны  укыту турында сөйләштек.

  • 2018 елда аерым сыйныфлар булдырдык. Эшне 18 бала белән  башлап җибәргән идек, хәзер  бу сан  26га җитте. Алар районның 12 авылыннан килеп укый. Көн саен өйләренә кайтып йөриләр. Моңа кадәр  өйдә  укучылар да бар иде. Безгә  килгәч, үз эченә бикләнгән балалар ачылып китә. Аларга берәү дә бармак төртеп күрсәтми. Балалар булышып тора. «2ле»ләр куймыйбыз, ә яхшы билге алсалар, кош тоткандай сөенәләр, өй эшләрен дә тырышып эшләп киләләр, – ди Гүзәл Закирова.

Аның әйтүенчә, төп бурыч – сәламәтлеге чикләнгән балаларны тормышка әзерләү. Кызлар – тегү, малайларны агач эшенә өйрәтәләр икән. Хезмәт дәресләре  атнага 6–14 сәгать керә. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, техникумнарга укырга урнаштыралар. Алар арасында пешекче, төзүчеләр  бар.

– Бер теләгем бар иде. Балаларга дидактик материаллар, уенчыклар җитми. Шулар белән ярдәм итсәләр иде, – ди Гүзәл Закирова.

Казанның Дәрвишләр бистәсендә яшәүче Камил Мифтахетдиновның аяклары авырта. Бу мәктәпкә бармаска сәбәп түгел.  Менә тугыз ел инде ул яшьтәшләре белән мәктәптә укый. Укуын тәмамлагач,  йә журналист, йә программист  белгечлеген сайларга җыена.

  • Укытучыларның да, балаларның да мөнәсәбәте яхшы. Гарип бала дип карамыйлар. Кечкенә чакта читенсенгән чаклары бар иде. 5 нче сыйныфтан соң үзгәрде. Кимсенү, төшенкелек булмады, Аллага шөкер. Мәктәпкә килми торса, иптәшләре юксына башлый. Баскычтан төшкәнен күрсәләр, юл бирәләр, этеп җибәрү, тупаслык юк, – ди әнисе Алсу. – Бик теләп йөри мәктәпкә. Тормыш авырлыкларына яраклаша белүе куандыра. Авыру балаларны  өйдә утыртырга кирәкми, алар үз эченә бикләнәчәк. Әти-әни  гомер буе янында  терәк булып тора алмый бит.  Без утын кискәндә дә улыбызны ярдәмгә алып чыктык. Яратырга да, иркәләргә дә кирәк, артык кызганырга ярамый.

Сәрия Мифтахова

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү