Уртак фикер. Донбасстан мәҗбүри күчеп килүчеләр референдумда тавыш бирде

Донецк һәм Луганск халык республикалары, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә Россия составына керү турында референдум ахырына якынлаша. Биш көнлек тавыш бирү 23 сентябрьдә башланган иде.

Беренче дүрт көннән соң дүрт төбәктә дә референдумда катнашучылар 60 проценттан артып китте. Әйтик, ДНРда – халыкның 86,89 проценты, ЛНРда – 83,6, Запорожье өлкәсендә – 66,43, Херсон өлкәсендә 63,58 проценты әлеге төбәкләрең язмышын хәл итәчәк мәсьәләдә үз фикерен белдерергә өлгергән.
Билгеле булганча, сайлау участоклары Татарстанда да ачылды.

Катнашучыларның фикере уртак: алар бу референдумга тынычлык буласына өметләнеп килгән. Казанда тавыш биргән Ольга ханым Татарстанга апрель аенда ДНРдан күчеп килгән. Киләчәктә ул туган ягына кайтырга өметләнә. «Яшермим: без Россиягә кушылуны яклап тавыш бирдек», – ди ул.

Менделеевскида тавыш биргән Нина Исакова Татарстанга Донбасстагы Краматорск каласыннан күчеп килгән. «Без Донбассның Россиягә кушылуын күптән көттек. Бүген безнең өчен бәйрәм», – ди ул. ЛНРда гомер кичергән Елена Янишинаның балалары инде 2014 елдан бирде Менделеевскида яши. «Язмыш безгә дә Россиягә кайтырга насыйп итте. Барысы да Россиянең җиңәсенә ышана», – дигән ул журналистларга.

Лаеш районында сайлау участогын «Санта» шифаханәсендә оештырдылар. Референдумга килүчеләрнең күбесе фикеренчә, әлеге вакыйга Донбасс кына түгел, Россиянең дә киләчәген кайгырту өчен кирәк.

Игорь Бикеев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:
– Киев хакимияте, Донбасс, Херсон, Запорожьеда яшәүче тыныч халыкка туплардан атып, аларны үз гражданнары итеп кабул итүдән баш тартты. Кешеләр нәрсә эшләргә тиеш иде? Сайлау юлы бер генә: мәдәният, тел буенча якын булганнарга, ягъни Россиягә мөрәҗәгать итү. Патша вакытында да, совет чорында да русларны максатчан рәвештә бу төбәкләргә җибәргәннәр. Русларны да, татарларны да. Бу – безнең берничә буында бүленеп торган туганнарыбыз, якыннарыбыз, ватандашларыбыз. Аларны язмыш кочагына калдырырга ярамый. Без алар сайлаганны кабул итәчәкбез.


Фикер өстәү