Донецк, Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре башлыклары Владимир Путин белән очрашачак

Донецк, Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре башлыклары Россия Президенты Владимир Путин белән очрашачак. Херсон өлкәсе хакимияте башлыгы урынбасары Кирилл Стремоусов “Соловьев Live” программасы эфиры аша шулай дип белдергән.

“Әлбәттә, Президент белән очрашу планлаштырылган. Кайда, кайчан, ничек – анысын белмим. Әмма очрашулар узачак дип уйлыйм. Бу очрашуларга күп нәрсә бәйле. Биредән Россиянең тулы кыйммәтле субъектлары буларак китәчәкбез дип уйлыйм”, – дигән ул.

Алдагы көнне Стремоусов үзенең телеграм-каналында пост һәм азат ителгән территорияләр җитәкчеләренең Мәскәүгә килеп төшүе сурәтләнгән фото урнаштырган.

“Запорожье һәм Херсон өлкәләре, Донецк һәм Луганск халык республикалары башлыклары тарихи карар кабул итү өчен Мәскәүгә килде. Тиздән без Россия Федерациясенең яңа субъектларына әйләнәчәкбез. Бу хакта без бик тиздән сөйлиячәкбез. Әмма инде бөтенләй башка ил һәм бөтенләй башка тарих булачак бу…” – диелгән постта.


Фикер өстәү