Владимир Путин ЛНР һәм ДНРны, Херсон һәм Запорожье өлкәләрен Россиягә кабул итү турындагы законнарны имзалады

Владимир Путин ЛНР һәм ДНРны, Херсон һәм Запорожье өлкәләрен Россиягә кабул итү турындагы законнарны имзалады

Россия Президенты Владимир Путин Донецк һәм Луганск халык республикаларын, Херсон һәм Запорожье өлкәләрен Россиягә кабул итү һәм федерациянең яңа субъектлары барлыкка килү турындагы документларны имазалады. Тиешле законнар хокукый мәгълүматның рәсми порталында барлыкка килде.

Билгеле булганча, әлеге төбәкләр белән килешүләр Мәскәүдә 30 сентябрьдә имзаланды. 2 октябрьдә РФ Конституция Суды бу документларның төп законга туры килгәнен раслады. Килешүләр ратификация көнендә үз көченә керә.

Россия Федерациясе составына яңа территорияләр кабул итү турындагы законнар нигезендә, 30 сентябрьдән башлап яңа субъектларда яшәүчеләр Россия гражданнары дип таныла. РФ гражданлыгыннан баш тарту турындагы гаризаны алар бер ай эчендә тапшыра ала.


Фикер өстәү