КФУның Чаллы филиалы доценты 12 яшьлек кыз белән җенси мөнәсәбәт өчен хөкем ителде

Прокуратура КФУның Чаллы филиалында эшләүче 36 яшьлек доцентка карата кузгатылган эш буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул балигъ булмаган кыз белән җенси мөнәсәбәткә керүдә гаепләнә, дип яза «Татар-информ».

Ир-ат үз гаебен өлешчә генә таныды. Суд аны ике ел ярымга гомуми режимлы колониягә хөкем итте. ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев шулай дип белдерде.

«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, кызга 12 яшь.

Агентлык хокук саклау органнарының Чаллыда 12 яшьлек кызны көчләүләре турындагы мәгълүматны тикшерүе турында элегрәк хәбәр иткән иде.

 


Фикер өстәү