Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть”нең Директорлар советы утырышы узды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть”нең Директорлар советы утырышында 2025 елга кадәр “Татнефть” төркеменең персонал белән идарә итү буенча бүгенге вазгыятьтән чыгып яңартылган стратегиясе каралды. Утырыш Казанда үткәрелде.

Стратегиядә персоналны сайлап алу, яллау һәм үстерүнең нәтиҗәсен яхшыртуга, компенсацияләр, ташламалар һәм гарантияләрне арттыруга, технологик үзгәрешләрдән чыгып, хезмәткәрләрнең компетенциясен үстерүгә юнәлдерелгән чаралар, проектлар күздә тотылган.

Директорлар советы “В.Д.Шашин исемендәге “Татнефть” гавами акционерлык җәмгыятенең инсайдер мәгълүматлары турында” нигезләмәнең яңа редакциясен раслады. Аерым алганда, инсайдер мәгълүматларының яшеренлеген саклау кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелгән. Шулай ук компаниянең эшчәнлеге турында мәгълүматлар белән ирекле танышу нигезләрен җайга салучы җәмгыятьнең яңа редакциядәге мәгълүмати сәясәте расланды. Моннан тыш Директорлар советы “В.Д.Шашин исемендәге “Татнефть” гавами акционерлык җәмгыятенең дивиденд сәясәте турында” нигезләмәсенә үзгәрешләрне раслады.

Утырышта катнашучылар шулай ук 2022 елның сигез аенда бюджетны үтәү йомгаклары белән танышты, октябрь аена һәм агымдагы елның дүртенче кварталына бюджетны раслады.


Фикер өстәү