Чакырылыш буенча хәрби хезмәткә китүчеләр Донецк, Луганск халык республикаларына, Запорожье һәм Херсон өлкәләренә җибәрелмәячәк

Көзге чакырылыш буенча хәрби хезмәткә китүче солдатлар Донецк, Луганск халык республикаларына, Запорожье һәм Херсон өлкәләренә җибәрелмәячәк. Генераль штабның баш оештыру-мобилизация идарәсе башлыгы Евгений Бурдинский шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, солдатлар шулай ук Украинада махсус хәрби операция үткәрүдә катнашмаячак.

“Хәрби хезмәткә чакырылучылар Донецк, Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территорияләрендәге хәрби частьләргә җибәрелмәячәк, шулай ук Украинада махсус хәрби операция үткәрүгә җәлеп ителмәячәк”, – дигән Бурдинский.
Аның әйтүенчә, 31 октябрьгә хезмәт срогын тутырган солдатлар демобилизацияләнә. Барлыгы 19,5 меңнән артгырак егет өйләренә кайтарып җибәрелгән инде.


Фикер өстәү