Күпер җимерелеп һәлак булучылар саны 120 гә җиткән

Һиндстанның Гуджарат штатында күпер җимерелеп һәлак булучылар саны 120гә кадәр җиткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Җирле полиция башлыгы әйтүенчә, бу соңгы саннар түгел, коткару операциясе дәвам итә.

Һиндстанда Мачеху елгасында Морби күпере җимерелгән иде. Ул 140 ел элек төзелгән, берничә ел реконструкцияләнгән һәм берничә көн элек килүчеләр өчен ачылган. Күпер якынча 500 кеше булганда җимерелгән дип фаразлана.


Фикер өстәү