Төркия коронавирусның яңа штаммнары аркасында 6 ил белән авиаэлемтәне туктата

Төркия хакимияте, коронавирусның яңа штаммнары таралу сәбәпле, берничә дәүләт белән авиаэлемтәне туктатырга карар кылды. Бу хакта илнең Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә, дип яза ТАСС.

«Бангладеш, Бразилия, Непал, Һиндстан, Шри-Ланка һәм Көньяк Африка Республикасы белән һава юллары 1 июльдән аерым күрсәтмәгә кадәр ябылды. Бу илләрдән Төркиягә турыдан-туры рейслар тыелачак, — дип билгеләп үтелә хәбәрдә. — Төркиягә килер алдыннан соңгы 14 көндә Бангладеш, Бразилия, Непал, Һиндстан, Шри-Ланка яисә Көньяк Африка Республикасында булган пассажирлар, күп дигәндә, республикага кергәнче 72 сәгать кала, тискәре ПЦР-тест алырга тиеш. Шуннан соң туристлар 14 көнгә карантинга урнаштырыла».

«Дельта» дигән рәсми исем алган коронавирус версиясе беренче тапкыр Һиндстанда узган елның октябрендә табылган, бу штаммны еш кына Һинд штаммы дип атыйлар.

Элегрәк Һиндстанның медицина тикшеренүләре институты хәбәр иткәнчә, вирусның бу варианты Һиндстанда кулланыла торган Covaxin һәм Covishield вакциналары белән прививка ясатканнан соң да, кешеләрне зарарларга сәләтле. Бу «Дельта плюс» штаммының варианты тагын да йогышлырак санала.


Фикер өстәү